Русия тимер юллары Уфа белән Казан арасында поездлар йөртә башлауны 2027 елга күчергән

Иллюстратив фото

Бу геосәяси вазгыять аркасында диелә. Хәзерге вакытта вагоннарның төп өлешен "дәүләт бурычлары кысаларында" төньяк һәм көньяк юнәлешләргә йөк ташуда кулланалар.

Геосәяси вазгыять аркасында Русия тимер юллары (РЖД) Уфа-Казан поезды проектын 2027 елга кичектереп тора. Бу хакта РБК җиткерә.

Шул ук вакытта оешмада әлеге проект иң өметлеләреннән берсе, дип искәрткәннәр.

РЖДның филиалы - Куйбышев тимер юлларының корпоратив коммуникацияләр хезмәтендә әйтүләренчә, хәзерге вакытта вагоннарның төп өлешен "дәүләт бурычлары кысаларында" төньяк һәм көньяк юнәлешләргә йөк ташуда кулланалар.

Күптән түгел Уфа-Казан арасында юлчылар поездын 2025-2026 елларга җибәрә башлау ниятләнә диелгән иде. Бу хакта Башкорт төбәгенең Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Дмитрий Новиков әйтте.

2022 елда Уфа белән Казан арасында поезд җибәрергә ниятләүләре билгеле булган иде. Ике шәһәр арасын поездда 15 сәгать эчендә үтеп булачак, киләчәктә бөтенләй 12 сәгатькә үк калдыру максаты куела, дип җиткерделәр.

  • Казаннан Уфага тизйөрешле поезд җибәрү турында 2017 елда ук сөйли башладылар. Куйбышев тимер юлының Башкортстан бүлеге матбугат хезмәте вәкиле Андрей Савельев та маршрутның проекты әзерләнә дип раслады.
  • Ләкин Казанда узган "Төркиләр алтыны" форумында Россотрудничество оешмасы вәкиле, 2012 елгы президент сайлавында Владимир Путинның ышанычлысы булган Сергей Маленко "Казан белән Уфа арасында тиз йөрешле тимер юл төзергә ярамый, чөнки ике сепаратизм үзәген берләштерү куркыныч" дип белдерде.
  • Ике шәһәр арасында гамәлдә булган тимер юл йөреше 21 сәгатьне алып тора иде һәм ихтаяҗ булмау сәбәпле ябылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!