Минскида абруйлы, әмма рәсми танылмаган мәктәп беларус теле өчен көрәшә

15 яшьлек Иван Беларус һуманитар лицеен җыештырырга булыша. Лицейны тәмамлагач ул берәр чит илгә, бәлки Польшага китеп университетка укырга керергә җыена.

Лицей укучылары инглиз теле дәресендә. 60-лап бала укыган бу мәктәптә дистәләп укытучы эшли.

Беларус әдәбияты дәресендә.

Лицейның элекке мөдире Уладзимир Колас 2003 елда вазифасыннан китәргә мәҗбүр ителә, һәм аның урынына урыс телле җитәкче билгеләнә. Укучылар һәм укытучылар ризасызлык белдереп чыккач, лицейны ябалар.

Беларус һуманитар лицее Мински читендәге бер йортта урнашкан. 2003 елда ябылган лицей бераздан хосусый фатирларда эшли башлый, берара католик чиркәүдә дә эшләп ала.

Лицейның икенче курсында укучылар мәктәпкә бару өчен иртәнге метроны көтә.

Укучылар лицейга бара. Кайберләренә иртән ике сәгать вакытны автобус һәм метро белән юлда үткәрергә туры килә.

Берсе 14, икенчесе 15 яшьлек ике Юля тәнәфестә.

Урыс һәм беларус әдәбиятлары укытучылары тәнәфестә чәй эчә. Кайбер укытучылар, хакимиятнең эзәрлекләүләреннән куркып, үз исемнәрен әйтергә теләми.

14 яшьлек Аня музыкаль чыгыш ясарга әзерләнә. Лицейны тәмамлагач ул берәр чит илдә музыка яки телләр өйрәнергә җыена.

14 яшьлек Микита киләчәктә Польшада математика өйрәнергә тели.

15 яшьлек Доменика дәресләрдән соң өенә җыена.

Мински үзәгендәге гадәти урамнарның берсе.

Минскидагы гадәти йортларның берсе.

17 яшьлек Стефан дәүләт мәгариф системын ташлап лицейга укырга килә. Ул киләчәктә Польшада психология укырга җыена.

14 яшьлек Юля лицейдан соң Италия яки Польшага китәргә тели.