Шымчылыкта гаепләнүче журналист Эван Гершковичның мәхкәмә утырышлары ябык узачак

Эван Гершкович

Мәхкәмә 26 июньдә башланачак.

Свердлау өлкә мәхкәмәсендә хәбәр итүләренчә, шымчылыкта гаепләнүче The Wall Street Journal басмасы журналисты Эван Гершковичның җинаять эшен ябык тәртиптә караячаклар.

Мәхкәмә 26 июньдә башланачак, дип искәртелә. Элегрәк Русия Баш прокуратурасы журналистка ачылган җинаять эшенең гаепләү йомгаклавын раслаган иде. Беренчел тикшерүне Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) тикшерү идарәсе алып барды.

Тикшерү фаразынча, 2023 елның мартында Гершкович имештер "Американың үзәк күзләү идарәсе кушуы белән" Свердлау өлкәсендә "Уралвагонзавод" оешмасының эшчәнлеге турында яшерен мәгълүматлар җыйган.

Эван Гершковичны узган елның 30 мартында Екатеринбурда тоткарладылар. Шымчылык маддәсе нигезендә аны 12 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

Былтыр апрельдә АКШ дәүләт департаменты Гершковичны Русия "канунсыз тоткарлады" дип таныды. Әлеге статус аны тотык дип тануга тиң һәм Вашингтонга Гершковичны азат итү өчен өстәмә кораллар кулланырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Америка ватандашын алмашу турында сөйләшүләр алып бара алачаклар.

Элегрәк матбугат очрашуында Владимир Путин аны алыштыру ихтималын да кире какмады.

Быел апрельдә АКШ президенты Джо Байден Владимир Путинны Русиядә тоткарланган Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева һәм Wall Street Journal журналисты Эван Гершковичны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

"Журналистика — җинаять түгел. Монда да, дөньяның башка почмакларында да", — диде ул.

Байден сүзләренчә, АКШ хакимияте Кормашева, Гершкович һәм башка американнарны азат итү өчен кулдан килгәнне эшли. "Канунсыз рәвештә тоткарланучылар өйләренә кайтырга тиеш", диде АКШ президенты.

  • Эван Гершкович алты еллап Мәскәүдә яшәде, ул Американың The Wall Street Journal газеты өчен Русиядәге һәм Украинадагы вакыйгаларны яктыртты. Аның соңгы мәкаләсе The Wall Street Journal-да 2023 елның 28 мартында чыккан.
  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!