"Син ялгыз түгел" марафонында 25 миллион сумнан артык акча җыелган

"Син ялгыз түгел" ("Ты не один") марафонын 12 сәгать буе аерым алганда "Дождь" телеканалы һәм Навальный Live каналы алып барды.

Кичә, 12 июньдә Русиядәге сәяси тоткыннарга, сугышка каршы һәм сивил карашлары өчен зыян күргәннәргә ярдәм туплау өчен онлайн-марафон үтте, анда 25 миллион сумнан артык акча җыелган.

Бу акчалар сәяси тоткыннарның гаиләләрен - аларның адвокатларын, ашавын, даруларын түләүгә һәм хокук яклау оешмаларына китәчәк.

Чараны Русиянең бәйсез медиалары һәм блогерлары, Ришвәтчелеккә каршы көрәш фонды һәм Михаил Ходорковский проектлары оештырды.

Колониядә үлгән оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның хатыны - Юлия Навальная бу чарада катнашырга чакырды. Социаль челтәрләрдә үзенең язылучыларына ул "Бердәм трансляция һәм Русиядә сәяси золымнарга дучар ителгәннәр өчен акча җыю булачак. Һичшиксез кушылыгыз!", дип мөрәҗәгать итте.

"Син ялгыз түгел" ("Ты не один") марафонын 12 сәгать буе аерым алганда "Дождь" телеканалы һәм Навальный Live каналы алып барды. Чарада "Медуза", "Медиазона", "ОВД-Инфо", "Новая газета Европа", "Служба поддержки", "Холод", Максим Кац, The Insider, "Популярная политика" һәм башкалар катнашты.

Марафон барышында журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре Русия хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләнүче кешеләр турында сөйләде.

Акчаларны бары тик чит ил карталары белән һәм криптовалюта белән генә җибәрергә мөмкин иде. Иминлекне кайгыртып, марафонны оештыручылар Русия карталарыннан акча җибәрү мөмкинлеген ябып куйды.

4 июньдә туган көне уңаеннан Берлинда Алексей Навальный истәлегенә концерт узган иде, аннан кергән акчаларны да сәяси тоткыннарга ярдәмгә җибәрәчәкләр. Юлия Навальная әйтүенчә, бу - 2,.5 миллион сум. Концертта "Аигел", "Каста", "Порнофильмы" һәм Нойз МС чыгыш ясады.

Марафон икенче тапкыр үтте. Былтыр 12 июньдә беренче тапкыр уздырган чакта анда 30 миллион сумнан артык акча җыелган иде.

Хокук яклау проектлары сәяси тоткын дип таныган кешеләр арасында татарлар һәм башкортлар да шактый. Мәсәлән "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды. Алсу 2023 елның 18 октябрендә тоткарланды һәм шул вакыттан бирле Казанда тикшерү изоляторында тотыла. Күптән түгел мәхкәмә аны сак астында тоту вакытын 5 августка кадәр озайтты.

Шулай ук аерым алганда яшь галим Азат Мифтахов, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева, башкорт активисты Фаил Алсынов та сәяси тоткын дип танылды.

  • Соңгы 10 елда Русиядә 3500гә якын кеше сәяси тоткын булган. "ОВД-Инфо" сәяси сәбәпләр белән хөкем ителгәннәрне аеруча 2022 елда, Украинадагы сугышка каршы протестлар вакытында теркәгән - 705 кеше.
  • "Холод" басмасы хәбәр итүенчә, соңгы тугыз елда Русиядә сәяси тоткыннар саны 15 тапкырга арткан, аларның күпчелеген дини сәбәпләр белән эзәрлеклиләр.
  • "Мемориал" рәистәше Сергей Давидис әйтүенчә, соңгы ел ярымда сәяси эзәрлекләүләргә төрле социаль төркем кешеләре дучар була: "балигъ булмаучылардан алып, 75 яшьлекләргә кадәр, белеме бөтенләй булмаучылардан алып бик белемле кешеләргәчә".
  • Шулай ук хокук яклаучы соңгы ел ярымда күзәтелгән тагын бер үзенчәлекне искәрткән: Русия эчендәге сәяси репрессияләрнең географиясе киңәйгән. "Элегрәк миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләрдә яшәүчеләр генә, чынлап та хакимияткә каршы чыккан активистлар гына эзәрлекләүләргә дучар була иде, хәзер исә зур булмаган шәһәрләрдә һәм хәтта авылларда яшәүче, берни кылмаган кешеләрне дә эзәрлекләүләр ешая", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!