Skypе миллионлаган кулланучысыннан гафу үтенде

Бәйләнү хатасы

2007 елдан бирле бернинди хатасыз эшләп килгән интернеттагы элемтә коралы Skypе аралашу хезмәтендә барлыкка килгән хата миллионлаган кулланучыны уңайсыз хәлдә калдырды.
Интернет дөньясында элемтә өчен имин һәм даими хезмәт тәкъдим иткән Skypе кичә вакытлыча туктап калды. Ширкәт ясаган белдерүендә видео-шалтыратуларда элемтәнең өзелеп китүен, ләкин проблеманың якын арада хәл ителәчәген белдерде.

Дөньяда интернет телефон хезмәте тәкъдим иткән Skypeның вакытлыча туктавы миллионлаган кешене авыр хәлдә калдырды.

Ширкәт инженерлары 22 декабрь кичендә башлаган проблеманы тулысынча чишәргә тырыша.

Skype идарәсе хезмәтне куллана алмаган кулланучылардан гафу үтенеп, проблеманы чишәргә вәгъдә итте.

Эшкә йогынтысы

Ярты көнгә сузылган элемтә хатасыннан соң кулланучылар көн уртасында янә Skypeка керә башлады. Ләкин программага тоташа алмау очраклары һаман кабатлана.

Ширкәт җитәкчесе әйтүенчә, хата барлыкка килү белән Skypeта 10 миллионнан артык интернет телефон элемтәсе өзелеп калган. Мәгълүм булганча Skypе аша көненә 20 миллионнан артык кеше аралаша.

Проблема интернетта кулланучыларны бер-берсенә тоташтыра торган системада хата чыгу сәбәпле барлыкка килгән.

Skypeның вакытлыча туктап калуы башта бу программаны эш өчен файдаланган кешеләрне уңайсыз хәлдә калдырды. Чөнки күп генә эш урынында элемтә әлеге программа аша бара. Skypе интернетта турыдан-туры югары сыйфатта сөйләшергә, күп кеше белән (25 кешегә кадәр) турыдан видео конференцияләр алып барырга мөмкинчелек бирә.

Моннан кала, кулланучылар кыска хат һәм файлларны Skype аша гына бүлешүне кулай күрә.

Skypeны эштән кала шәхси тормышта да еш кулланучылар да бар. Бер-берсеннән читтә яшәгән кешеләр якыннары белән күпчелек очракта Skype аша аралаша.

Монын өчен ике тарафта да санак булуы шарт түгел. Интернет аша хисапка акча күчереп Skype аша гади телефоннарга да тоташып була.

Skype телефон ширкәтләренә зур көндәш


Ширкәтнең 500 миллионнан артык кулланучысы бар. Алар өчен Skype алыштыргысыз элемтә коралы.

Бу, әлбәттә, интернетка тоташа алган кесә телефоны кулланучыларына арзанрак сөйләшергә мөмкинчелек бирә. Ләкин икенче яктан, гадәти мобил телефон элемтәсенә зур көндәш булып тора.

Интернет аша телефон һәм чат хезмәте тәкъдим иткән Skypeның 2010 елның беренче яртысында якынча 560 миллион кулланучысы бар иде. Шул ук дәвердә бу программа аша 95 миллиард минутлык телефон һәм видео конференция элемтә булган.