Сораштыру: русияләрнең яртысы диярлек Украинадагы сугыштан файдага караганда зарар күбрәк дип саный

Иллюстратив фото

"Левада" үзәге җитәкчесе Денис Волков әйтүенчә, Русия җәмгыятендә алҗыганлык арта бара.

Украинага бәреп керүдән файдага караганда зарар күбрәк дип санаучы русияләрнең саны быел сентябрь аена 47 процентка җиткән. Бу "Левада" үзәгенең сораштыруларыннан күренә, дип җиткерә "Агентство".

Сугыш уңышлы бара дип санаучылар саны исә 10 процентка кимегән һәм 60 процентны тәшкил итә. "Левада" үзәге җитәкчесе Денис Волков әйтүенчә, бу саннар Русия җәмгыятендә алҗыганлык җыела баруын күрсәтә.

Сугыштан зыян күбрәк дип уйлаучылар 2023 елның маеннан 2024 елның сентябренә кадәр алты процентка арткан һәм 41 проценттан 47 процентка җиткән. Ә файда күбрәк булды дип фикер йөртүчеләр 10 процентка кимегән – 38 проценттан 28 процентка калган.

Сугыш нәтиҗәләре белән канәгать булмаучылар хатын-кызлар (55 процент), 24 яшькә кадәрге яшьләр (55 процент), 100 меңгә кадәр кеше яши торган кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында (52 процент) аеруча күп диелә.

Зарар дигәндә нәрсәне күз уңында тотуларын сорагач, респондентларның 52 проценты – кешеләр үлемен, кайгы, җәфа чигүне әйткән, 21 проценты – хәрбиләрнең һәлак булуын, 18 проценты икътисади вазгыятьнең начараюын, бәяләр артуын, сугышка чыгымнарның зур булуын атаган.

Бер ел эчендә сугыш уңышлы бара дип санаучылар саны да кимүгә таба барган. Быел сентябрьдә хәрби хәрәкәтләрнең барышын уңышлы дип сораштыруда катнашканнарның 60 проценты гына бәяләгән. Февральдә шулай дип респондентларның 70 проценты әйткән булган. Сентябрьдәге сораштыруда катнашканнарның 23 проценты сугыш уңышсыз бара дип белдергән.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы 2022 елның 24 февралендә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Русия рәсмиләре Украинадагы сугышта үлемнәр статистикасын бирмәгәнлектән бу эшне журналистлар һәм бәйсез күзәтүчеләр эшләргә мәҗбүр. Азатлык Радиосы Татарстан һәм Башкортстан турында үз хисабын алып бара. 10 октябрьгә әлеге исемлектә Башкортстаннан — 3160, Татарстаннан 2853 үлем теркәлгән.
  • Русия күләмендә мондый исемлекне Медиазона һәм BBC җыя. Журналистлар мәгълүматынча, сугышта Русиянең 71 меңнән артык хәрбие үлгән. Сүз ачык чыганаклардан гына җыелган мәгълүмат турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак та була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!