Столтенберг: Көнбатыш Кытайның Русиягә ярдәмен болай гына калдырмаска тиеш

Йенс Столтенберг

Аның сүзләренчә, соңгы ике елда Русия куллана торган микроэлектрониканың 90 проценты Кытайда эшләнгән. Аларны төрле кораллар җитештергәндә кулланалар. 

Украинага каршы алып барган сугышында Русиягә зур технологик ярдәм күрсәтүче Пекинның гамәлләрен Көнбатыш беректәшләре болай гына калдырмаска тиеш. Бу хакта дүшәмбе, 17 июньдә, Вашингтондагы Вильсон үзәгендә чыгыш ясаганда НАТО баш сәркатибе Йенс Столтенберг әйтте.

Аның сүзләренчә, соңгы ике елда Русия куллана торган микроэлектрониканың 90 проценты Кытайда эшләнгән. Аларны төрле кораллар җитештергәндә кулланалар. Кытай иярчен технологияләрен үстерүдә дә Русия белән хезмәттәшлек итә, диде Столтенберг.

"Кытай Икенче дөнья сугышы вакытыннан бирле Европада иң зур хәрби низагны куерта, шул ук вакытта Европа белән яхшы мөнәсәбәттә калырга тели. Пекин тегесенә дә, монысына да ия була алмый. Әгәр Кытай юнәлешен үзгәртмәсә, беректәшләре аны түләргә мәҗбүр итәргә тиеш", дип искәртте ул.

Шулай ук дүшәмбе көнне АКШ Дәүләт иминлеге шурасы сүзчесе Джон Кирби да Пекинны тәнкыйтьләде. Брифингта ул кытай микроэлектроникасы "Русиянең җимерелгән хәрби-сәнәгать базасын тотып торырга ярдәм итте", диде. Кирби сүзләренчә, АКШ бу мәсьәләне Кытай вәкилләре белән бәхәсләшкәндә дә күтәргән.

Вашингтонда июльдә НАТО ил-әгъзалары җыены узачак, Столтенбергның Вашингтонга сәфәре бу җыенга әзерлек кысаларында булды. Җыенда төп тема - Русиянең Украинага бәреп керүе булачак. Украина НАТОга керү өчен чакыру алмаса да, бу саммитта Украинаның киләчәктә оешмада әгъза булуы өчен "күпер төзеләчәк", диде Столтенберг.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!