Татарстан һәм Башкортстанда язгы чәчү бара. Көннәр җылы тора, кышын кар күп яву сәбәпле, җирдә дым бар. Быел Татарстанда сабан ашлыгы 1,8 һектарда чәчеләчәк. Башкортстанда бу сан 2 мең һектар тәшкил итә.
Проблемнар да җитәрлек. Ягулык бәясе көннән-көн арта. Ашлама да бик кыйбат. Ә иң авыры – келәтләр былтыргы һәм аннан алдагы елгы ашлык белән тулы. Ашлык бәясе арзан, чит илгә сатам дисәң, таможня пошлиналары югары – авыл кешесе нишләргә белми.
"Көздән сөрмәгән булсам, быел чәчми идем"
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче зур ширкәтләр дәүләт ярдәме белән ничектер көн күрергә тырышса, фермерларга авыррак туры килә. "Бу фермерлыкның соңгы елы булыр мөгаен" диючеләр дә бар.
Бу сүзләрне Интертат басмасына 1979 елдан бирле авыл хуҗалыгында эшләгән, Татарстанда фермерлык хәрәкәте башында торган Илшат Гомәров әйткән.
"Быел мин дә төшенкелектә. Бу фермерлыкның соңгы елы булыр инде, дип уйлыйм. Авыр. Иң төп авырлык нидән килә? Авыл хуҗалыгында лаеклы квалификацияле эшче кешеләр юк. Элек колхозда хезмәт хакы шәһәрнекеннән зуррак иде. Яшәргә торак бирәләр иде. Ә хәзер... Икенчедән, фермерлар кредит ала алмый. Икешәр ай банк юлында йөриләр. Сөтнең дә, икмәкнең дә бәясе түбән булды, шуңа фермерлар кредитсыз эшли алмый. Рентабельлек бик түбән. Ярый, мин пенсионер, ә эшли башлаган фермерларга нишләргә?! Эшләргә тотындылар – бәяләр төште! Алар күпме акча керткән эшләренә. Шуңа төшенкелеккә төшәләр. Җанашларым, кызганыч!" дигән ул.
Гомәров сүзләренчә, былтыр бик күп фермерлар эшләрен япкан. Калганнары да гадиләштерелгән технология белән эшли. Акча булмагач, ашлама аз кертелә, димәк, уңыш та әзрәк була ди ул.
Фермер үзе ашлыгын килосын 7 сумнан сатып бетерә алган.
Алексеевски районы Кыр Шонталысы авылы фермеры Илшат Батдаловның да оптимизмы сүнгән. Агроном булып эшләгән улы Илфат Казанга эшкә киткән. Ашлыгын 6 сумнан саткан. Дәүләттән субсидия алып булмый ди.
"Кәеф юк быел. Фермерлар белән аралашып торабыз, беркемнең дә кәефе юк. Икмәкнең бәясе юк. 6 сумнан саттым инде, безгә бит яшәргә, кредитларны капларга кирәк. Булган ашлыкны, түбән бәядән булса да, сатып бетердек инде. Дәүләт, ярдәм күрсәтү урынына, нервыда гына уйный. Сатылган 1 тонна бөртеклегә 1 сум 66 тиен субсидия бирәбез, дигәннәр иде. Аның үз шартлары булган икән. Кем белгән инде аны. Бирмәс өчен юлларын табалар. Күпме фермер өметләнеп торды ул акчага. Безнең файдага булмады", дигән фермер Интертатка.
Биектау районы Ямаширмә авылы фермеры Азат Әхмәтовның былтыргы ашлыгы да, өченче елгысы да ята. "Җирләрне көздән эшкәртмәгән булсам, быел чәчми дә идем", ди.
Журналистлар сөйләшкән башка фермерлар да шундыйрак зарларын җиткергән: ашлык сатылмый, сатылмагач, акча юк, ашлама, ягулык алып булмый.
БУ ТЕМАГА: "Быел малларны асрап чыга алмабыз". Татарстанда сөт бәясе аска тәгәриТатарстанда 12 млрд сумлык ашлык сатылмаган
Татарстанның фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтимеров сүзләренчә, Татарстан келәтләрендә 1,2 млн тонна сатылмаган ашлык саклана.
"Авыл хуҗалыгында эшләүченең иң зур проблемы – 2022 һәм 2023 елда үстергән продукцияне сату. Һәм алда торган язгы чәчү. Авыл кешесе юл чатында калды: ашлыкны сатып булмагач, чәчеп торыргамы? Фермер хуҗалыкларында, элеваторларда, келәтләрдә 12 млрд сумлык ашлык сатылмый ята", диде Байтемиров "Реальное время" басмасына.
Ашлык озаграк яткан саен, фермерларның чыгымнары да арта ди ул. Моннан тыш, таможня пошлиналары кертү дә иген үстерүчеләргә бәргән.
"Таможня пошлиналары керттеләр. Ашлык болай да күп, бәяләр төште, минус таможня түләүләре. Без ашлыкны үзбәясеннән кимрәккә сатабыз булып чыга. Һәм никтер бу эшкә барабыз", ди Байтимиров.
Камияр Байтимеров былтыр яз Азатлыкка да шундыйрак фикерләр белдергән иде. Әмма ул кышка бәяләр үсүен вәгъдә итәләр дип өметләнүен дә әйтте. Бәяләр үсмәде.
Аның фикеренчә, ашлык җитештерү һәм сату мәсьәләсен дәүләт көйләргә тиеш. Әлеге вакытта бу эш башкарылмый: дәүләт субсидияләренең файдасы әз, ашлык келәтләрдә ята.
Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров мәгълүматынча, 2023 елда республикада 38 фермер хуҗалыгы ачылган, 148е ябылган. Бигрәк тә Балык бистәсе, Кукмара, Сарман, Мөслим, Баулы, Азнакай, Әгерҗе, Арча, Әлмәт, Менделеевски, Спас районнарына ябылучылар күп).
БУ ТЕМАГА: Сугыш йогынтысы. Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә ята
Ашлык бәяләре артырга җыенмый
Аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) фаразынча, 2024 елда уңыш күләме артуга һәм экспортка җибәрү мөмкинлекләре яхшыруга карамастан, үсемлекчелек өлкәсенең рентабельлеге 2019 елдан бирле иң түбән дәрәҗәгә төшәргә мөмкин. АКРА 20-25 % көтә. Чыгымнар зур, инфляция югары, эшче куллар җитми.
"Быел АКРА ашлык бәясенең тамырдан үзгәрүен көтми. Ашлык запаслары күп булу сәбәпле, эчке базарда бәяләр артуы шикле: узган елдан калган ашлык күләме рекордлы дәрәҗәдә. Шул ук вакытта дөнья бәяләре дә минимумда" диелә оешма хәбәрендә.
Әлеге вакытта Идел буенда 4нче класслы бодайның килосы 7-8 сумга сатыла. Русия күләмендә 12-13 сумга да барып җитә. 1 июльдән дәүләткә сатып алулар башлана. Дүртенче класслы бодайның бер килосын НДСны исәпкә алу-алмауга карап 13-15 сум булачак.
БУ ТЕМАГА: Рәсмиләр Татарстанда ашлыкның сатылмавын һәм аңа бәя түбән булуын геосәясәткә сылтыйЯгулык бәясе ике тапкыр артты
Былтыр язгы чәчү вакытында дизель ягулыгының бер тоннасы якынча 42 мең сум тора иде. Петербур ягулык биржасында ул апрельдә 66 мең сумга кадәр күтәрелде. Ә авыл хуҗалыгы оешмаларына барып җиткәнче 80 мең сум да булырга мөмкин. Чәчүне иртәрәк башлаган көньяк төбәкләрдә дизель ягулыгының бер тоннасы 70 мең сумга җиткән.
"Дизель ягулыгына уртача бәя ел башыннан 9 процентка күтәрелде һәм әлеге вакытта 69,5 мең сум тора. Вазгыятьне контрольдә тотабыз. Ихтыяҗ арткан вакытларда ягулык җитми торырга да мөмкин. Без гадәттә алган базалардан әлегә җибәрмиләр", диде Ростов өлкәсе авыл хуҗалыгы министры Константин Рачаловский.
Самар өлкәсендәге "Ермоленко" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Кирил Ермоленко Идел буенда әле чәчү башланмас борын дизель ягулыгының бер тоннасы 79 мең сумга җитте дип белдерде.
"Быел да былтыргы хәл кабатлана. 2023 елда чәчү башланыр алдыннан дизельнең бер тоннасы 41-43 мең сум торса, уңыш җыеп алу чорына 80 мең сумга җитте. Быел Идел буенда чәчү башланганчы ук дизельнең тоннасы 79 мең сумнан башлана", дигән ул "Независимая газета"га.
Татарстанда "Татнефть" ташламалы бәягә 70 мең тонна дизель ягулыгы сатарга килешкән. Базар бәясеннән килосыннан 1,5 сум ташлама бирәчәк.
Башкортстанда дизельне башлыча "Башнефть" сата. Республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков сүзләренчә, дизель ягулыгы сатып алу өчен генә чәчүеләргә 2,5 млрд сум кирәк. Ягулыкның бер тоннасы былтыргы белән чагыштырганда 25,6 процентка арткан, 52 мең сумнан 65,3 мең сумга җиткән.
БУ ТЕМАГА: Сугыш йогынтысы: Ягулык кризисы Татарстанга да килеп җитте. Авылда дизель юк, бензин бәясе үсәНефть заводларына дрон һөҗүмнәре ягулык дефицитына китерә
Былтыр көз ягулык дефициты да барлыкка килде. Быел түрәләр мондый кабатланмас дип ышандыра. Хөкүмәт бензин экспортын ярты елга тыйды. Шул ук вакытта бу дизельгә кагылмый. Русия вице-премьеры Александр Новак безин һәм дизельне эчке базарда сатуны арттырырга кушты.
Бу чара язын һәм җәен бензин дефициты булмасын өчен кертелә ди ягулык базары белгечләре. Русия җитештергән бензинның 10 проценты гына экспортка китә, дефицит куркынычы моның белән бәйлеме? Чынлыкта моның иң зур сәбәбе - нефть эшкәртүче заводларга Украина һөҗүме.
Мартта Русиядә бензин җитештерү февраль белән чагыштырганда 12 процентка кимеде. Коммерсантъ басмасы да моны Украинаның Русия нефть эшкәртү заводларына һөҗүме белән дә бәйли.
Нефть һәм газ өлкәсе аналитигы Михаил Крутихин кечкенә генә бер дрон тулы бер заводның эшчәнлегенә зур зыян сала дип саный. Моннан тыш, һөҗүмнән бензинны чит илгә җибәрүче кайбер терминалларга да зыян килгән.
– Русия бензинын чит илгә җибәрү мөмкинлекләре дә кимеде, чөнки Туапсе, Балтыйк буенда Усть-Луга терминалларына зыян килде. Чит илгә эшләүче башка нефть эшкәртү терминаллары һәм нефть базаларына да куркыныч туды. Нәтиҗәдә экспортчылар өчен Русия бензинының бәясе күтәрелде. Мәсәлән, Мәскәү нефть эшкәртү заводыннан Аи-92 маркалы бер тонна бензинны чит илгә җибәрү 43 мең сум тора. Ә эчке базарда 29 мең сум гына алачаклар. Шуңа күрә нефть ширкәтләре бензинны чит илгә күбрәк сатарга тырыша. Хөкүмәт моңа киртә куймакчы.
Әмма төп сәбәп, әлбәттә, Русиянең нефть объектларына һөҗүмнәр. 2-3 кг шартлаткычлы зур булмаган бер дрон нефть эшкәртү заводының бер өлешен җимереп, башка юнәлешләргә дә зыян сала. Елына берничә миллион тонна нефтьне эшкәртеп булмаячак дигән сүз. Русия икътисады да, фронт та зыян күрә. Ә заводларны күктән саклау бик авыр", ди белгеч.
2024 елның беренче өч аенда Русиянең нефть эшкәртү заводларына 18 һөҗүм оештырылды. Русиянең Европа өлешенедәге бөтен эре нефть заводлары куркыныч астында. Дрон һөҗүмнәре аркасында нефть эшкәртү кимендә 7 процентка кимегән - бу тәүлегенә 379 мичкә.
Зыян күргән заводларны тиз генә торгызу авыр, монда инде санкцияләр йогынтысы сизелә. Заводлардагы җиһазларның күбесе Көнбатыш илләреннән китерелгән, хәзер аларны турыдан-туры сатып алу мөмкин түгел. Параллель импорт ярдәмендә җиһазлар моңарчы кертелде, ләкин, бу, беренчедән, озакка сузыла, икенчедән, күп илләр икенчел санкцияләргә эләкмәс өчен Русия ширкәтләре белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта.
- 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!