Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы: Ягулык кризисы Татарстанга да килеп җитте. Авылда дизель юк, бензин бәясе үсә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә ягулык кризисы хөкем сөрә. Илнең көньяк төбәкләрендә генә түгел, дизель һәм бензингә кытлык Татарстанда да күзәтелә. Бу ягулыкка бәяләр үсүгә китерде. Урып-җыю эшләре вакытында иң зур зыянны авыл хуҗалыгында эшләүчеләр күрә. Азатлык Татарстан фермерлары һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында йөрүче белән сөйләште.

Русиядә ягулык җитмәү нәкъ урып-җыю вакытына туры килде. Бу чит илгә нефть сату кеременә яшәүче Русия өчен сәеррәк күренеш кебек тоела. Читкә күпләп сата, ә үз кешеләренә — сата алмый. Аеруча Краснодар крае, Адыгей, Әстерхан һәм башка көньяк төбәкләрдә дизельгә зур кытлык килеп туды. Ерак Көнчыгышта да шундый вазгыять хөкем сөрә. Сугышка якын булган төбәкләрдә, шул исәптән, аннексияләнгән Кырымда ягулыкка бәяләр артты.

Татарстан үзендә нефть табуга һәм аны эшкәртеп ягулык ясауга карамастан, хәлләр яхшы түгел. Узган атнада Казанда "Магистраль" ягулык сату ширкәте Аи-92 һәм Аи-95 маркалы бензин сатуны туктатып торды. Cәбәбе — заводлар хосусый АЗСларга ягулык сатмый башлаган. Моңа кадәр "Магистраль" Башкортстаннан бензин китерә торган булган. Бу атнада алар яңадан ягулык сата башлавы турында хәбәр итте.

Аңа кадәр Башкортстанда ягулыкка кытлык булуы күзәтелде. Күрше республикада бензин, дизельне канистрга агызып сатуны тыйдылар. Белгечләр моны ягулык кытлыгы белән бәйләде. Бу сурәттә "Башнефть-розница" ширкәте быел җәй дәвамында бензинга бәяне ун тапкыр арттырды.

Әле 6 сентябрьдә Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев урып-җыю эшләре туктап калырга мөмкин дип кисәткән иде.

21 сентябрьдә Русия хөкүмәте чит илгә бензин һәм дизель сатуда чикләүләр кертергә мәҗбүр булды.

Рәсми саннарга караганда, Русиядә 2022 елда барлыгы 535 млн тонна нефть табылган. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. 2023 елда 515 млн тонна булыр дип көтелә. Соңгы 7 айда Русиядә 51,9 млн тонна дизель ягулыгы җитештерелгән. Бу узган елдан 6,8 процентка күбрәк. Русия авыл хуҗалыгы өчен илдә җитештерелгән дизель ягулыгының 3,5 проценты гына кирәк, хәзер аның кадәре дә юк.

Ягулыкка кытлык бензин һәм дизельгә бәяләрнең үсүенә китерде. АИ-95 бензины бер ел элек 49,5 сум тирәсе торса, хәзер ягулык станцияләрендә 59 сумга җитте. Дизель бәясе исә 59-65 сум. Әле апрель башында гына дизельнең бер литрын 54 сумга сатып алып була иде. "Татнефть" һәм "ТАИФ НК" кебек татарстан ширкәтләреннән бераз арзангарак сатып алып була.

"Районда бернинди акчага да дизель табып булмый"

Биектау районында эшләүче фермер Рөстәм Шакиров (исеме үзгәртелде) район эчендә солярка табып булмый дип Азатлыкка сөйләде. Авыл хуҗалыгы техникасы дизель ягулыгы белән эшли. Хәзер җир кешеләренең иң кызу эш вакыты. Ул Казан юлына чыгып ягулык алабыз ди.

— Районда дизель бетте, — дип сөйли ул. — Әлегә федераль трассада солярканы табып була. Бүген 59 сумга алдым. Менә "Татнефтепродукт"та гомумән дизель юк. Аны бернинди акчага да табып булмый. Хәзер фермерлар арасында курку бар. Краснодар краенда инде ике атнадан артык солярка юк диләр. Булганын да 105, 110 сумга саталар. Аларга алдаудан ни мәгънә, шуңа да без бу хәбәрләргә ышанабыз.

Быелгы уңышны, дизельнең литры 120 сум торса да, алырга туры киләчәк

Авыл кешеләренә нишләргә? Уңышны җыеп алырга кирәк. Хәзер кукуруз алабыз. Аннан соң җирне сукалап калдырырга кирәк. Сукаламасаң, киләсе елга уңыш булмый. Быелгы уңышны, дизельнең литры 120 сум торса да, алырга туры киләчәк. Безнең ярты айлык эш калды. Бу иң күп дизель таләп итә торган вакыт. Кая барыйк соң.

Бу Казанга терәлеп торучы Биектау районындагы вазгыять. Башка районнарда хәл тагын да катлаулырак.

— Хәзер Татарстанда фермерларның күбесе дизельне нефть базасына барып ала. Анда дизельне бирергә теләмиләр, чиратлар җыелды, — ди ул. Taneco нефть эшкәртү заводы янында зур чиратлар хасил булуы турында башка медиалар да язды.

Рөстәм Шакиров бу вазгыять авыл хуҗалыгын юк итүгә тиң дип саный.

— Болай да сөт бәясе юк, иген бәясе төште, дизель хакы күтәрелде. Күп кешеләр малын бетерде. Бүген эшне тизрәк бетерсәң, шуның кадәр азрак зыян күрәсең. Әле 15-20 ел элек кенә авыл саен икешәр көтү бар иде. Хәзер авылда бер-ике сыер калды. Бүген шуларны бетереп яталар. Дәүләт гаилә фермерлары програмы кертеп зур ярдәм күрсәткән иде. Хәзер боларның бөтенесе юкка чыгу алдында. Бу — фаҗига. Логистика хакы арту барлык әйберләргә бәяне күтәрәчәк. Ул гади халык сыртына төшәчәк, — ди Шакиров.

"Ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр ягулыкны экономияли башлады"

Казанда ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә эшләүчеләр дә дизельгә кытлыкны тоя башлаган. Хәния ханымның ире ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче булып эшли. Ул Азатлыкка сөйләгәнчә, хәлләр шактый мөшкел булып күренә. Бүген дизельнең литрын 68 сумга сатып ала башлаган.

Казанда ашыгыч ярдәм машиналарына ике станция генә дизель сата

— Казанда ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарына ике ягулык станциясе генә дизель сата. Шуңа да хәзер ягулыкны экономияли башладылар. Ашыгыч очракларда гына юлга чыгалар. Безнең пунтта 12 машинаның 6сы гына йөри, — дип аңлаткан аңа ире.

Аның иренә ягулык станцияләрендә дизель аз калды дип сөйләгәннәр. Бу ягулыкның сугышка күп җибәрелүе белән аңлатканнар ди ул.

"Бу хәлгә сугыш китерде"

Бәяләр артуның сәбәбе – дөнья базарындагы югары бәяләр һәм хөкүмәтнең ягулык демпферын (Русия белән чит илдәге бәяләрнең аермасын компенсацияләве) кисәк кенә киметүе. Аны нефть ширкәтләре бюджеттан ала, шуңа алмаш итеп эчке базарда бәяләрне тотып тора. Бу компенсацияләрне бирүне бюджет экономиясе өчен киметтеләр.

RusEnergy-ның нефть газы өлкәсендәге аналитигы Михаил Крутихин "Настоящее время"га ягулык кытлыгы сәбәпләрен болай аңлатты:

— Русиядә җир астыннан түбән хакка нефть чыгару кими башлады, — ди ул. — Кыйммәткә кара алтын табу урыннарыннан яки 7-15 елдан гына табыш китерәчәк җирләрдән беркем берни алмый. Шуңа да нефтьчеләр сатып табыш ала алган илләргә җибәрү ягын карый. Русия эчендә аны сату отышлы түгел. Өстәвенә хөкүмәт демпфер мехнизмы аша аларга компенсацияне киметте. Моннан тыш, елына ике тапкыр нефтькә акциз арттыралар. Шуңа да базарда ягулык бәясен караганда, бензинның бер литрында нефть бәясе якынча 6 сум гына тора. Калган 70 проценты салымнар түләүгә китеп бара.

Аның сүзләренчә, ягулыкка кытлык сугышка якын булган төбәкләрдә генә түгел, "Роснефть"нең өч нефть эшкәртү заводы булган Самар өлкәсендә дә күзәтелә. Ягулык дефицитының барлыкка килүендә төп сәбәп — Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруы ди ул.

Ничек кенә карасаң да, бу сугышка бәйле булып чыга

— Беренчедән, сугыш вакытында ягулык күбрәк кулланыла. Икенчедән, нефть бәясенә чикләүләр керткән санкцияләр нәтиҗәсе. Нефть ширкәтләре арзанга нефть җибәрә, шуннан соң аны арадашчылар сата. Ничек кенә карасаң да, бу сугышка бәйле булып чыга, — диде Крутихин.

Нефть кризисын туктатыр өчен сугышны бетерергә кирәк дип саный белгеч.

— Сугышны туктатырга һәм икътисадны гадәти хәлгә кайтарырга кирәк. Сугышка кадәр дә бар да яхшы түгел иде. Салым системы торгызылмады, ул тотрыклы эшләмәде. Нефтьчеләр өчен салым системы елына берничә тапкыр үзгәрә. Нефть табу проектлары озак елларга исәпләнгән. Алар йә җиде елдан, йә тугыз, йә ун биш елдан табыш бирә башлый. Акча кертсәң дә, керем тиз генә булмаячак. Шуңа да нефть ширкәтләре яңа коммерцияле проектларга акча кертми, чөнки илдә салым, сәяси, икътисади тотрыклылык юк. Бу сугыштан соң Русия белән нәрсә булачагы билгеле түгел. Киләсе елда безне нәрсә көтәчәге анык булмаганда, кем 15 елдан соң табыш китерәчәк проектларга акча кертсен инде, — дип белдерде ул.

  • Узган елның 5 декабрендә Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия Русия нефтенә бәя чикләве кертте. Хәзер кара алтынның бер барреле 60 доллардан да кыйммәтрәккә сатылмаска тиеш.
  • Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзле нефтькә салым ташламасы бетерелүен кабат күтәреп чыкты. Федераль үзәкнең үз файдасына салымнарны арттыруы Татарстандагы нефть ширкәтләренең үсешен туктатачак ди ул.
  • Ел башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип кисәткән иде.
  • Җәен Татарстан президенты федераль кануннардан республика бюджеты 30 млрд сум керемен югалтты дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG