Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы. Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә ята


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия банкларына кертелгән чикләүләр ашлык экспортын авырлаштырды, чөнки акча күчерү эшләре проблемга әйләнде. Ашлыкка бәяләр төште. Ярмаларны арзан бәягә сатарга теләмичә, күпләр бәя артуына өметләнеп элеваторларда тота, шуңа Татарстан ширкәтләрендә былтыргы ашлыкның 50-70 проценты шул килеш ята.

Татарстан элеваторларында һәм икмәк кабул итү пунктларында 1,3 миллион тонна ашлык тик ята. Шуның 760 мең тоннасы - бодай, 300 мең тоннасы - арпа. Бу былтыр сатыр өчен дип җыеп алынган уңышның яртысы дигән сүз. Кайбер фермерларның былтыргы уңышының 50-70 проценты артып калган. Бу хакта "Бизнес Online"га республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгында әйткәннәр. Татарстанда сатылмыйча буш яткан икмәкнең гомуми күләме 13 миллиард сум дип бәяләнә.

Былтыр рәсмиләр моңа кадәр булмаганча мул уңыш – 153,8 миллион тонна ашлык җыеп алу белән мактанды, шуның өчтән икесе – бодай диелде. Татарстан моңа саллы өлешен кертте: республикада 5,2 миллион тонна ашлык җыеп алды. Бу 2020 елгы уңышны кабатлады, ул чакта да республикада шул күләмдә икмәк җыеп алынган иде. Әмма ул чакта ашлыкка бәяләр дә яхшы иде, әмма 2022 елның икенче яртысыннан ашлык сату авырлык белән бара башлаган.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач кертелгән Көнбатыш чикләүләре Русия ашлыгы экспортын авырлаштырды, дип искәртә басма. Былтыр Истанбулда кабул ителгән ашлык килешүе дөнья базарына Украина һәм Русия ашлыгын, Русия ашламаларын ирекле сатуны күз уңында тота. Әмма Русия банкларына кертелгән чикләүләр ашлык өчен акча күчерүне авырлаштыра. Санкцияләр логистиканы да чикли. Авыл хуҗалыгы экспорты өчен исәп-хисаплар нигездә Россельхозбанк аша алып барыла, әмма аны SWIFT-тан өзделәр, шуңа Русия ашлыгын чит илгә чыгару авырлашты, диелә язмада.

Күптән түгел ашлык килешүе тагын ике айга озайтылса да, бу нигездә Украина ярмаларына гына кагыла, ә Русиянеке элеккечә өлешчә чикләүләр астында кала бирә.

Шул сәбәпле узган ел августыннан Русия ярмаларын сатып алу бәяләре төште. Росстат мәгълүматынча, 2022 елның апрелендә бер тоннасы 16,3 мең сум булса, декабрьгә тоннасы илдә уртача 11 мең сум тора башлаган.

Артып калган ашлыкны хәзер элеккеге кебек экспорт ярдәмендә генә киметеп булмый диелә.

Ашлыкка бәя төшсә дә, аны җитештерү хаклары артты. Шуңа җитештерүчеләрнең кереме дә нык кимеде, кемнәрдер бөтенләй керем ала алмаса, икенчеләре чыгымланырга ук мәҗбүр. Ярмаларны җүн бәясенә сатарга теләмичә, күпләр запасларын бәя артуына өметләнеп элеваторларда тота, шуңа күрә Татарстанда кайбер ширкәтләрдә былтыргы ашлыкның 50-70 проценты шул килеш ята диелә.

Басмага фермерлар да зарланган, "бер ел элек киләчәккә өмет белән карый идек, хәзер исә нәкъ киресе – бәяләр артырга уйламый да", ди алар.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та район 30 мең тонналап ашлык сатты, тагын 45 мең тонна калды дигән. "Бәяләр нык борчый – фермерлар тоннасын 7-8 мең сумга сатарга мәҗбүр, ә чәчүгә әзерләнергә, солярка сатып алырга акча кирәк", дигән ул.

  • Ашлык сату белән бәйле проблем барлыгы турында Азатлык модарчы да язган иде. Татарстан фермерлар берләшмәсе президенты Камияр Байтимеров дәүләттән аны сатуда ярдәм итүне сорады.
  • Былтыр 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG