Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Липецки өлкәсе губернаторы Игорь Артамоновның мигрантларга һәм "русиянеке буламаган" мөселман исемнәренә каршы фикер әйтүен тәнкыйтьләп чыкты. Бу хакта мөфтиятнең Telegram каналында әйтелә.
20 ноябрьдә туры эфир вакытында Липецки өлкәсе губернаторы Игорь Артамонов мигрантлар мәсьәләсен күтәрде. "Кануни килгән мигрантлар һәм канунсыз килгәннәре бар. Безгә гомумән ни болары, ни тегеләре ошамый, ләкин аларга ихтыяҗ бар", диде ул. Шулай ук губернатор кайбер төбәкләрдә "русиянеке булмаган исемнәр" иң популяры булып санала дип искәртте, бу уңайдан Липецкида әлегә "Иван-да-Марья"лар, дип өстәде Артаманов.
Дамир Мөхетдинов җавап йөзеннән Русиядәге мөселман хәрбиләре исемнәрен атады.
— Татар, башкорт, Төньяк Кавказ халыклары өчен башка ватан юк. Мигрантларга карата "безгә гомумән ни болары, ни тегеләре ошамый" дигән мыскыллы сүзләр сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе өчен лаеклы түгел, — диде ул.
Аныңча, мигрантларга караш "ошый-ошамый" дип бәяләнергә тиеш түгел, бердән-бер таләп — эшләргә дип килүче чит ил ватандашларының кануннарга буйсынуы була ала.
2021 елда узган Русия халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Липецки өлкәсендә халыкның 86,8 процентын урыслар тәшкил итә. Мөселман халыклары арасында 3 240 азербайҗан, 2 310 таҗик, 1 661 үзбәк, 1 435 татар, 107 башкорт көн күрә. Шул ук вакытта 117 меңгә якын кеше җанисәптә үз милләтен күрсәтмәгән.
Русиянең кайбер төбәкләрендә балаларга мөселман исемнәрен кушу ешайды. Мәсәлән, быел Ханты-Манси бүлгесендә туган малайларга кушылган исемнәр арасында беренче урынга Мөхәммәт чыкты. Кызлар арасында мөселман исеме Әминә дә киң таралган.
Хәзер мигрантларның Русиядә яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, бу елның гыйнварыннан июленә кадәр илдә мигрантларның миграция кануннарын бозу-бозмавын ачыклау өчен "176 мең чара" - тикшерүләр, рейдлар үткәрелгән.
Мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр быел мартта булган "Крокус Сити Холлда" терактыннан соң башланды. Аны оештыруда катнашуда шикләнелгән кешеләрнең күбесе — Таҗикстан ватандашлары.
Быел 1 декабрьдән чит ил ватандашларыннан Русиягә кергәндә тәҗрибә буларак биометрик мәгълүматлар алачаклар.
Русия Думасы урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыярга җыена.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!