Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы май аендагы кыраулардан килгән зыянны 211 миллион сум дип бәяли

Иллюстратив фото

Иртә чәчелгән шикәр чөгендере белән рапска, уҗымнарга зыян килгән.

Быел май аенда булган кыраулардан Татарстанга 211 миллион сум зарар килгән. Бу хакта "Бизнес Online"га республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгында әйткәннәр.

"Иртә чәчелгән шикәр чөгендере белән рапска зыян килде, шулай ук якынча 11 мең һектарда уҗымнарның да бер өлешенә зыян килде", дигәннәр министрлыкта. Җимеш бирә торган үсемлекләргә килгән зыян исә якынча 100 млн сум дип бәяләнә.

Кырау сугудан килгән зыянны бары тик иминиятләштерелгәннәргә генә түлиләр. "Чыгымнарны каплау һәм компенсацияләрнең башка ниндидер механизмнары юк", дигәннәр республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Әле май ахырында гына кырау сугудан килгән зыянны 113 миллион сумлык булды дигәннәр иде.

Май башында республикада температура нормадан 7-11 градуска түбәнрәк булды. Татарстанда юеш кар һәм яңгыр яуды. Татарстанда майның беренче яртысында моңа охшаш һава торышы 1999-2000 елларда гына күзәтелгән.

  • Май аендагы кыраулар Үзәк Русиядә алма белән җиләк уңышының шактый өлешен юк иткән. Русия үзәгендә алма уңышының 70 проценты югалды, ди белгечләр. Ә Курски, Липецки, Брянски кебек сәнәгать җитештерүе көйләнгән төбәкләрендә җиләк уңышының 90 процентын кырау сугып юк иткән. Быел каен җиләгенә бәя дә 100 процентка артырга, килограммы алты мең сумга җитәргә мөмкин, дип фаразлыйлар.
  • 27 майда Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут кыраулар аркасында алманы мөгаен чит илдән сатып алырга туры килер, дип кисәткән иде.
  • Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында "Бизнес Online"-га чынлап та мондый проблем бар, тик республиканың вазгыятьне төзәтерлек мөмкинлекләре бар дип белдерделәр. "Алма бакчалары чәчәк аткан чорда кыраулар булды. Уңышның күпмегә кимиячәгенә хәзер бәя биреп булмый. Бу көз көне күренәчәк", дигәннәр иде министрлыкта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!