Татарстан белән Башкортстанны берләштерүче “ике сәгатьлек” күперне сүтә башлаганнар

Аны Башкортстан ике ел дәвамында төзекләндерергә җыена.

Татарстанның Ютазы районы белән Башкортстанның Октябрьский шәһәре арасындагы күперне — халык телендә "ике сәгатьлек" дип йөртелгән күперне сүтә башлаганнар. Бу хакта Ютазы районы хакимияте сайтында әйтелә.

Хәзер Уфаның "СБТ-СТрой" ширкәте хезмәткәрләре күпер конструкциясен сүтә. Объектта барлыгы 20 кеше эшли, алга таба тагын 10 эшче кушылачак диелә. Күпернең бетон өлеше җимерек хәлдә булса, тимер контрукцияләр яхшы хәлдә сакланган.

Алга таба вакытлыча күпер ясалачак. Шуннан соң яңа күпер төзүгә керешәчәкләр. Инде ноябрьдә казыклар кагылыр дип көтелә. Төзелеш эшләре 2026 елның ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Киләчәктә биредә җиде метр киңлектәге ике рәтле юл һәм тротуар булачак.

Моңа кадәр Татарстан Башкортстан арасында чикләрне тәгаенләштерде. "Ике сәгатьлек" күпер Башкортстан милке булуы ачыкланды. Ютазы районы хакимияте аның таушалган хәлдә булуын әйткән иде.

Башкортстан күперне яңартуга 975 млн сум бүлеп биргән. Элегрәк күпернең хуҗасы билгеле булмау сәбәпле, ул вакыттагы Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Андрей Сидякин күпердән Татарстан белән Башкортстан кешеләре файдалана, шуңа аны ике республика бергәләп төзекләндерү дөрес булыр, уртак карар бар, дип сөйләгән иде.

Татарстан белән Башкортстан арасында берничә күпер бар, аларны "дөньяда иң озын күперләр" дип атарга була. Андый күпердән машинада ике сәгать чыгасы. Бу күперләр Татарстан белән Башкортстан чигендә урнашкан, ә бу күрше республикаларда вакыт аермасы — ике сәгать. Азатлык Радиосы хәбәрчесе чик буенда урнашкан Октябрьски шәһәрендә булып, көн саен шул ике вакыт арасында сәяхәт итүче халыкның тормышын өйрәнгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!