Татарстан Дәүләт шурасы Думага илдән киткән русияләрнең милкен кулга алу турында канун өлгесе кертте

Иллюстратив фото

"Русиядән киткән ватандашларның Русия мәнфәгатьләренә каршы гамәлләр кылуы" очраклары артты, әмма аларга йогынты ясарлык чаралар кануннарда каралмаган, ди канун өлгесе авторлары.

Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Думасы депутаты Айрат Фәррахов Думага илдән киткән һәм административ хокук бозган русияләрнең милкен кулга алу турында канун өлгесе керткән. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Канун өлгесе авторлары фикеренчә, Мәскәүнең Украинага каршы сугышы башланганнан соң, "Русиядән киткән ватандашларның җәмәгатьчелек алдында Русия мәнфәгатьләренә каршы гамәлләр кылуы" очраклары арткан. Әмма аларга йогынты ясарлык чаралар кануннарда каралмаган.

Канун өлгесе авторлары "мондый хокук бозу турында административ эш ачылган затның милкен кулга алуны" тәкъдим итә.

Канун өлгесендә хәзерге вакытта Русиядә яшәмәүчеләргә "Русия мәнфәгатьләренә каршы" теләсә нинди гамәлләре өчен беркетмәләр төзү хокукы кертү тәкъдим ителә.

Беренче документта мондый маддәләрнең тулы исемлеге бар иде: бу - "экстремизм", "сүз ирегеннән явызларча файдалану", Русия гаскәрен "кимсетү" һәм башкалар.

Татарстан Дәүләт шурасының бу тәкъдимен элегрәк Русия хөкүмәте хуплаган иде. Канун өлгесен төзәттеләр, анда федераль үзәк күрсәткән кимчелекләрнең барысын да исәпкә алганнар.

Юристлар бу канун өлгесен тәнкыйтьләп чыкты. "Агентство" басмасына фикер белдергәндә алар монда чит илләргә китүчеләрне беренче чиратта куркыту турында сүз бара дип искәртә. Әмма Ттаарстан депутатлары тәкъдим иткән чаралар Русиядән читтәге һәм хакимиятне тәнкыйтьләүче русияләргә чын зарар китерергә сәләтле түгел дип фаразлый.

  • Татарстан бу тәкъдимен быел май аенда Дума каршындагы канун чыгаручылар шурасына җибәргән иде. Июньдә шура бу мәсьәләне актуаль дип санавын әйтте, ләкин аерым урыннарын яңадан өйрәнергә кушты.
  • Хәзерге вакытта чит илдә кылган хокук бозулары өчен русияләрне бары тик "Русиядә теләнмәгән дип табылган оешма эшчәнлегендә катнашкан" өчен генә (Административ хокук бозулар кодексының 20.33 маддәсе) җаваплылыкка тарта алалар. Шул ук вакытта чит илдә яшәүче русияләрне җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
  • Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
  • 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!