Татарстанда буллинг, “колумбайн”га каршы көрәш өчен эшче төркем төзелгән

Архив фотосы

Эшче төркем профилактика белән шөгыльләнәчәк.

Татарстан хөкүмәте яшьләр арасында деструктив хәрәкәтләргә каршы көрәш өчен эшче төркем булдырган. Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошин фәрманында әйтелә.

— Балалар һәм яшьләр арасында деструктив хәрәкәтләр, массакүләм үтерүләр субкультурасы, шул исәптән „Колумбайн" идеологиясе, буллинг, суицидаль күренешләрнең таралуын булдырмау өчен дәүләт оешмаларыннан торган эшче төркем оештырыла, — диелә фәрманда.

Эшче төркемне Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк. Аның урынбасарлары итеп Яшьләр министры Ринат Садыйков һәм Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләнгән.

2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде. Аңа колумбайн субкультурасы йогынты ясавы әйтелгән иде.

2021 елда Татарстанда балаларның ышаныч телефонына шалтырату очраклары артты. Нигездә укучылар буллингка (буллинг – каныгу, бәйләнү, куркыту, мыскыллау – ред.) һәм сыйныфташлары арасындагы үзара мөнәсәбәткә зарланды.

2022 елда Татарстан яшьләр министрлыгы сәүдә үзәкләрендә яшьләр үзәге ачты. Алар урамда йөрүче, АУЕ (яшүсмерләр арасында төрмә төшенчәләрен пропагандалаучы берләшмә - ред.) төркеменә җәлеп ителүче һәм интернетта утыручы яшьләр борчу тудыруын әйтте.

2023 елда Татарстанда психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләренә 17 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Бу 2022 елга караганда 22% күбрәк.

Былтыр Казанда яшүсмерләр арасында җинаятьләр 23% арткан.

Быел Казанда балаларның ышаныч телефонына шалтыратып суицид темасына сөйләшүләр саны арткан. 2024 ел башыннан 219 мөрәҗәгать теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!