Татарстанда Коксаки вирусы белән авыруның берничә очрагы булуын расладылар

Иллюстратив фото

Элегрәк Коксаки вирусына охшаш авыруны Русиянең тугыз мәктәбендә һәм бакчасындагы балаларда ачыкладылар. Бу инфекцияне йоктыручыларның тән температурасы күтәрелә, кул-аякларын бетчә баса.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Коксаки вирусы белән авыруның берничә очрагы булуын раслады, дип җиткерә "Бизнес Online" министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән.

"Татарстанда энтеровирус инфекциясе белән авыруның артуы күзәтелми. Бу авыру билгеле бер чорда гына була, гадәттә июль-августта. Көзен, киресенчә, мондый мөрәҗәгатҗләр саны кимүе күзәтелә. Хәзерге вакытта табиблар берничә очрак кына булуын искәртә", диелә хәбәрдә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, бу авыру җиңел һәм уртача авырлыкта уза. Чирне йоктыручының температурасы күтәрелергә, кул-аякларына бетчәләр чыгарга мөмкин. Авырулар медицина ярдәме сорап еш мөрәҗәгать итми, бераз хәлсезлек кенә хис итә, дип аңлата министрлык.

  • Элегрәк Коксаки вирусына охшаш авыру Русиянең тугыз төбәгендә яшәүче балаларда ачыкланды. Татарстаннан тыш алар арасында Мәскәү, Петербур, Краснодар крае, Владимир, Брянски, Калуга һәм Мәскәү өлкәләре, Удмуртия республикасы бар.
  • 2 ноябрьдә SHOT Telegram-каналы Төркиядә Белек яр буенда берничә турист 39 градус температура белән хастаханәләргә мөрәҗәгать иткән, дип язган иде. Төрки табиблары авыруларга "кискен инфекция, төгәлләштерелмәгән" дигән диагноз куя. Соңрак Төркия сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән "Новости" агентлыгы Белектәге Русия туристларыннан шикаятьләр булмаган, дип хәбәр итте. Әмма икенче көнне үк Төркиядә билгесез вирус белән авыручылар саны артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!