Татарстанда "Көнбатыш илләренең алдакчылыгын күрсәтүче" сәяси плакатлар ясау бәйгесе игълан ителгән. Анда 14-30 яшьләрендәге яшьләр катнаша ала.
"Бу бик көчле йогынты ясарга тиеш. Бу — психикага, акылга визуаль тәэсир итү", дип белдергән бәйгенең жюри рәисе, Татарстанның халык рәссамы Фәрит Вәлиуллин.
Бәйгене "Безнең көч дөреслектә" ("В правде наша сила") дип атаганнар. Анда катнашучы яшь агитаторларның эшләре 2022 елның 24 февраленнән, ягъни Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаган көннән дә иртәрәк иҗат ителмәгән булырга тиеш.
Бу плакатларның бурычы — "фашизмны фаш итү, Көнбатыш илләренең алдакчылыгын күрсәтү, Көнбатыш сәясәтенең бөтен зарарлылыгын күрсәтеп тору". Шулай ук "идеологик үзаң" һәм җәмгыятьнең берләшүе диелә. Аеруча "тынычлык хакына сугышучы Русия солдаты образына" игътибар бирергә киңәш ителгән.
"Мәгълүмати сугыш та — корал, ул да үлгәнче сугышу, без бу сугышта җиңү яуларга тиеш", дип яза бәйгене оештыручылар.
Проект президент грантлары бәйсендә җиңгән, аңа өч млн сум бирәчәкләр. Оештыручысы — "Мир" мәдәни инициативаларга ярдәм ассоциациясе.
Бәйгедә җиңүчеләрнең эшләрен 250шәр данә чыгартып алып транспортта, кибетләрдә һәм башка урыннарда эләчәкләр. Шулай ук агитация плакатларын Заманча сәнгать галереясенә куячаклар.
- Русиянең Украинага каршы сугышы вакытында Татарстан матбугаты да пропаганда коралына әверелде. Татар телендәге рәсми мәгълүмат чаралары Татарстан егетләренең баскын сугышта катнашырга мәҗбүр ителүен "каһарманлык" дип бәян итеп килә. Русиянең оккупацион сәясәте исә "Ватанны саклау" дип аңлатылды һәм хәтта эзотерикага, күрәзәчелеккә мөрәҗәгать иттеләр.
- ТНВ да федерал каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш кулланып килде, "сигез ел" төшенчәсен искә төшерде, контракт нигезендә сугышка барырга өндәде. Русия-Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!