Татарстанда "Лобио" салатын ашап агуланучылар саны 18 кешегә җиткән

Иллюстратив фото

17сен хастаханәгә яткырганнар, берсе моннан баш тарткан. 

"Лобио" салаты белән агуланганнан соң Татарстан инфекция хастаханәсенә 18 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта республика Роспотребнадзоры җиткерә.

17сен хастаханәгә яткырганнар, берсе моннан баш тарткан.

18 июньгә Татарстанда ботулизмның 15 очрагы теркәлгән иде.

Мәскәүнең "Локалкитчен" оешмасының салатын ашап Казанда яшәүчеләр табибларга берничә көн элек мөрәҗәгать итә башлады.

Татарстан тикшерү комитеты "кулланучылар сәламәтлеге һәм гомере иминлеге таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү" турында җинаять эше ачты.

Казанда әлеге сервисны 2023 елның декабрендә эшләтеп җибәрделәр. Агуланучылар булганнан соң ширкәт үзе эшләгән барлык сигез шәһәрдә дә эшчәнлеген туктатты, әсбаплары эшләми.

Казан гына түгел, Мәскәү белән Түбән Новгородта да агуланычылар булды.

  • Ботулизм — инфекцион авыру, ул ботулизм бактерияләре булган ризыкларны ашагач барлыкка килә. Ашаганнан соң агулану билгеләре ике сәгатьтән алып биш тәүлеккә кадәр барлыкка килә.
  • Былтыр июньдә Русиянең берничә төбәгендә алма шәрабы белән агуланып үлү очраклары булды. Алар барысы да Самар җитештерүчесе саткан "Мистер Сидр" эчемлеген эчеп агуланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!