Татарстандагы Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһалиев вазифасыннан китүен белдерде

Сәбәпләре әйтелми. Ул Иннополис башлыгы итеп 2016 елда билгеләнгән иде.

Иннополист чатында Руслан Шаһалиев вазифасыннан китүен игълан итте.

Аны эштән җибәрү карарын бүген, 18 июньдә Иннополис депутатлары шурасы утырышында кабул итәчәкләр. Нигә китүе әйтелми.

Иннополисны ул 2016 елдан бирле җитәкләде.

Иннополис - Татарстанның Югары Ослан районындагы шәһәр, Казанның иярчен-шәһәре, аның агломерациясенә керә.

Бу шәһәрдә Иннополис университеты һәм "Иннополис" махсус икътисади зонасы бар. Мәскәү янындагы Сколково үзәге һәм Новосибирскиның Кольцовосы белән беррәттән Русиядәге өч фәнни шәһәрнең берсе булып тора.

  • Күптән түгел Югары Осланга яңа башлык билгеләнде. Бу вазифага Русия хәрбиләре басып алган, соңрак төзекләндерү өчен Татарстанга тапшырылган Лисичански белән Рубежное шәһәрләрендә республиканың вәкиле булып торган Евгений Варакинны куйдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!