Телевидениедән ясаган мөрәҗәгатендә Путин яңа "Орешник" ракетын сынап карау турында сөйләде

Владимир Путин

Аның белән Днепрдагы хәрби-сәнәгать комплексы объектына һөҗүм ясалган. Путин моны 19 һәм 21 ноябрь көннәрендә Украинаның Брянски белән Курски өлкәсендәге һәдәфләргә һөҗүм итүенә җавап булды диде.

Уртача һәм аз ераклыкка оча торган ракетларны алга таба да куллану мәсьәләсе АКШ белән аның "беректәшләре" кылган гамәлләргә бәйле булачак. Бу хакта русияләргә видеомөрәҗәгатендә Русия президенты Владимир Путин әйтте.

Русия хәрбиләре уртача ераклыкка оча торган иң яңа баллистик ракетларның берсен — "Орешник"ны сынап карады, дип сөйләде Путин.

Президент сүзләренчә, Русия атомсыз, зур тизлекле баллистик ракет белән Днепрдагы хәрби-сәнәгать комплексы объектына һөҗүм иткән.

Ракет секундына 2,5-3 километр тизлек белән оча. Путин әйтүенчә, снарядны һава һөҗүменә каршы заманча чаралар, шул исәптән АКШта җитештерелеп Европада урнаштырыла торган системнар да эләктереп ала алмый.

Путин бу ракет белән һөҗүмне 19 һәм 21 ноябрь көннәрендә Украинаның Брянски белән Курски өлкәсендәге һәдәфләргә һөҗүм итүенә җавап булды диде. Украина бу һөҗүмдә Америка белән Европада җитештерелгән ATACMS һәм Storm Shadow (SCALP) ракетларын кулланды, дип белдерде. Путин әйтүенчә, бу һөҗүмнәр нәтиҗәсендә Курски өлкәсендә кешеләр үлгән һәм җәрәхәтләнгән. Брянскида корбаннар булуы теркәлмәгән.

"Орешник" ны куллану — АКШның уртача һәм аз ераклыкка оча торган ракетлар җитештерү һәм урнаштыру ниятләре белән дә бәйле, диде Путин. Русия тыныч халыкны мондый системнар кулланачагы турында алдан кисәтәчәк, дип белдерде ул.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков "Орешник"ны сынап карау турында әйткәндә Русия АКШны бу хакта кисәтте, диде.

Пентагон вәкиле Сабрина Сингх "Орешник"ны очыртып җибәрер алдыннан гына Кушма Штатларга Русиядән бу хакта хәбәр килүен раслады. Сингх Русиянең югары тизлекле ракетны сынап каравыннан соң Вашингтон атом коралларын үстерүгә карашларын үзгәртмәде, диде.

Үз чиратында Ак йорт вәкиле Карин Жан-Пьер АКШ Русиянең гамәлләренә карамастан АКШ Киевка хәрби ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк дип белдерде.

"Безне тотып торып булмаячак. Украиннарга нәрсә кирәк, бөтенесе белән тәэмин итәчәкбез" диде Жан-Пьер.

Азатлык радосы анализлаган ачык чыганаклар Днепрга очыртылган ракетның Русиядә эшләнүен раслый. Аның калдыклары арасында Автоматика һәм гидравлика үзәк фәнни-тикшеренү институты (ЦНИИАГ) тамгасы булган бер өлеш табылган. Институт "Искандер", "Тополь-М", "Булава" ракет комплексларында кулланыла торган югары төгәллекле идарә системнары ясау белән шөгыльләнә.

  • 21 ноябрь иртәсендә Украина кораллы көчләре Русиянең кыйтгаара баллистик ракет куллануы турында белдерде, әмма һөҗүм җитди нәтиҗәләргә китермәгән. АКШ вәкилләре моны Днепрга һөҗүмдә кулланып, уртача ераклыкка оча торган ракетны сынап карау булды дип хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!