Владивостокта иң зур арканлы күпер ачылды

Алтын мөгез култыгы аша салынган кыскарак күперне төзү 2008 елның июлендә башланган иде

Апрель аенда Алтын мөгез култыгы күперенең соңгы өлеше салынды

Алтын мөгез култыгы күпере рәсми рәвештә 11 августта ачылды, әмма беренче ике көндә анда бары җәяүлеләр генә кертелде

Владивостокны Көнчыгыш Босфор бугазы аша Русский утравы белән тоташтыручы күпер дөньяда иң зур арканлы күпер буларак төзелде

Күпернең арканнар тоташтырылган таяныч баганалары биеклеге белән дә, аралары ераклыгы белән дә дөньядагы башка күперләрнекеннән зуррак

Күперне Сан-Францискодагы Алтын капка (Golden Gate) күпере белән чагыштыралар.