Русияләр сугышка каршы "кечкенә пикетларга" чыга. Нәрсә ул?

Әлеге фото malenkiy_piket Инстаграм аккаунтында 2022 елның 2 апрелендә чыкты. Пластилиннан ясалган сынның артында Мәскәү Кремле

Сугышка каршы сын Петербурның Финляндия вокзалы янында

Әлеге сыннар Петербурда урнаштырылган

"Путин, безнең тормыштан кит!" шигаре

Петербур каналларының берсендә урнаштырылган сынга "Сугыш бара. Русия Украинаны бомбага тота. Без ни өчен сугышабыз?" дигән шигар беркетелгән

 

Русия тимер юл станцияләренең берсендә урнаштырылган сын. "Без аны туктата алыр идек, ләкин син үзең турында гына уйлыйсың" дигән язу

Кремль каршында, Мәскәү елгасы күперенә куелган ике сын "Балаларны үтерергә җитәр", "Канлы Владимир, тукта" дип язылган кәгазь битләре "тотып тора"

"Коткару түгел. Бу - сугыш, безне үтерәләр", диелгән язу

"Атма" 

"Акылдан язучы һәм аның пропагандасына ышанулары өчен 5 елдан Русиядә барысына оят булачак" дип кисәтә бу сын
 

"Бу Путин гына түгел", ди пластилин кеше. 
 

"Бетсен сугыш" язуы тагылган кечкенә пушка, Уфа шәһәре
 

"Мин кешеләрне сугышта үлсеннәр өчен дәваламыйм", дип әйтә табиб сыны.