Израил Төркиянең "кыйнау капчыгы" булмаячак

Израил тышкы эшләр министры Авигдор Либерман

Израил тышкы эшләр министры Авигдор Либерман бу атна Jerusalem Post газетасында язган мәкаләсендә Төркияне 1979 елга кадәрге шаһ Иранына тиңләде.
Израилнең үтә милләтче чыгышлары белән танылган тышкы эшләр министры Авигдор Либерман, Jerusalem Post газетасына язган мәкаләсендә Төркия белән Израил арасындагы киеренкелекнең үзенчә сәбәпләрен теркәп, Анкараны алшартсыз мөнәсәбәтләрне җайлау өчен сөйләшергә чакырды.

Израил тышкы эшләр министры мәкаләсендә Төркия белән Израил арасындагы сәяси киеренкелекне Төркиянең эчке сәясәте белән бәйли.

Либерман мәкаләсендә, "Төркия белән агымдагы сәяси киеренкелек Газзәгә барырга тырышкан Төркия көймәсенә май аенда булган һөҗүмнән соң гына башланмады. Кризис бу вакыйгадан шактый элек башланды һәм бу Төркия сәясәтчеләре тарафыннан баштан ук уйланган сәясәт иде", дип язды.

"Баштан уйланылган сәясәт"

Либерман ике ил арасындагы киеренкелекнең Давос Икътисад формында Төркия премьеры Эрдоганның сүзле саташуы һәм җыенда Нобель бүләге иясе Израил президенты Шимон Пересны кимсетеп җыенны ташлап китү вакыйгасыннан соң башлануын яза. Аның фикеренчә, АК партия башлыгы Тайип Эрдоганның бу хәрәкәте Израилнең Фәләстиндә алып барган хәрби чараларына гадәти реакция түгел, ә баштан ук бик яхшы уйланылган сәясәтне гамәлгә ашыру булган.

Моңа иң яхшы мисал буларак исә Либерман, Төркиянең Бразилия белән бергә БМО иминлек шурасының яңа санкция карарына каршы чыгуын китерә.

Төркиядәге вазгыять Ирандагына охшаш

Либерманын мәкаләсендә иң кискен тәнкыйть исә Төркияне Иранга тиңләгән сүзләре.

Либерман "Кызганыч ки, Төркия алып барган сәясәт Аятулла Хомәнәи җитәкчелегендәге Ислам инкыйлабыннан элек Ирандагы сәяси юнәлешне хәтерләтә", дип яза.

Инкыйлабка кадәр Төркия кебек Иран да Израил белән яхшы мөнәсәбәттә булуын, хөкүмәт һәм халык арасында якын мөнәсәбәт булуын искә төшерә Либерман.

Ләкин Хомәнәи инкыйлабыннан соң Иран белән Израил мөнәсәбәтләре кинәт өзелгән булган.

Либерман "соңгы берничә айда мөнәсәбәтләр янә көрчеккә терәлде. Ноябрь аенда Эрдоган Лүбнән сәфәре вакытында, Израил фосфор бомбалары, танк һәм заманча сугыш очкычлары белән хатын-кыз һәм балаларны үтергәндә без моңа "тавышсыз калмаячакбыз" дип әйтте. Эрдоганнан нәкъ бер ай элек Либанга килгән Иран президенты Әхмәдиниҗат та охшаш чыгышлар белән чыккан иде" дип яза.

"Төркия бездән гафу үтенергә тиеш", ди министр

Израилнең беркайчан да элекке дусты Төркия белән мөнәсәбәтләренең бозылуын теләмәвен әйткән Израил рәсмие, ике ил өчен дә Давостан элекке мөнәсәбәтләргә кире кайтуның яxшырак булачак дигән фикердә.

Ләкин Төркиянең Израилгә каршы әйкән кискен сүзләре һәм тәнкыйть чыгышлары Израил хакимиятен мөнәсәбәтләрне җайлаштыру өчен карар кылу да уңайсыз хәлдә калдыра дигән карашта Либерман.

Либерман Израил Төркиянең теләгәндә сүз әйткән, ачуын чыгарган бер "кыйнау капчыгы" була алмаячагын әйтә. Мөнәсәбәтләрне җайлаштыру өчен алшарт булмыйча сөйләшүләрне башларга чакыра.

Либерман шулай ук макаләсендә, Төркиянең һөҗүм булган "Мави Мармара" көймәсе өчен башта гафу үтенүне таләп итүнең "оятсызлык" буларак атап, киресенчә гафу үтенергә тиеш тарафның Төркия булуын алга сөрде.