Израил белән Төркия арасындагы низаг тирәнәя

Израилнең Газзә сызыгына ярдәм ташыган Төркия көймәсенә булган һөҗүме өчен гафу үтенмәвенә каршы Төркия Израил белән мөнәсәбәтләрен өзде.

Газзә сызыгына ярдәм ташыган Төркия көймәсенә булган һөҗүм турында озак вакыттан бирле көтелгән хисап БМОга тапшырылды. Ләкин әлеге хисап Төркиядә зур ризасызлык уятты.

Хисапны кабул итмәгән Төркия һөҗүмдә һәлак булган ватандашларының хокукын халыкара дәрәҗәдә ахыргача яклаячагын белдерде. Моңа өстәп, Әнкара хакимияте Газзә сызыгына карата Израил керткән чикләүне халыкара сугыш мәхкәмәсенә тапшырырга җыена.

Израил дипломатлары илләренә кайтарылды

Төркия һөҗүмдә һәлак булганнар өчен Израилнең гафу үтенүен таләп итә һәм һәлак булган 9 кешенең гаиләләренә компенсация түләү шартын куя. Төркия премьер-министры Тайип Эрдоган бу таләп үтәлмәгән очракта туктап калган мөнәсәбәтләрнең яңадан җайлаша алмаячагын белдерә.

Израилнең Газзәне томалавын кануни булганын таныган хисапның халыкара матбугатта фаш ителүеннән соң, Төркия Израил белән дипломатик һәм хәрби мөнәсәбәтләрен бөтенләй өзәргә булды.

Әнкара хакимияте Израил илчесен һәм бу илнең югары дипломатларын илдән чыгарды.

"Төркиядән гафу үтенмәячәкбез"

Израил рәсмиләре канунсыз корал кертүне туктату максатында чикләүләр кертелгән Газзә сызыгына ярдәм ташыган көймәгә булган һөҗүм өчен хөкүмәтнең гафу үтенмәячәген, Газзәгә каршы томауның исә дәвам итәчәген кабатлый.

Израил саклану министры Эһүд Барак ике ил арасындагы киеренкелекне ничек тә булса бетерергә теләвен, Израилнең Төркияне дошман буларак күрергә теләмәвен белдерде.

Барак Якын Көнчыгыш сәясәтендә Израил белән Төркияне мөһим роль уйнаучы дәүләтләр дип белдерде hәм ул Якын Көнчыгыш төбәгендәге низаг чыккан Сүрия белән Иранга игътибар юнәлдерергә чакырды.

Төркия белән чыккан низагка карата Израилнен узендә төрле карашлар хаким итә.

Мисал өчен, оппозициядәге элекке Тышкы эшләр министры Ципи Ливни, Төркия рәсмиләренең Израилне "зәгыйфь һәм башкалардан аерылган" ил буларак күрә башлавына басым ясап, “әгәр, Израил-Фәләстин арасындагы тынычлык сөйләшүләре туктамаган булса, Төркия хәзер безгә карата мондый чаралар күрмәс иде”, дип кисәтте.

Киеренкелек тагын да артырга мөмкин

Төркия хакимиятенең Урта диңгездә сугыш көймәләре тәэсирен арттырачагы турындагы белдерүе ике ил арасындагы сугыш сценарийларын үз эченә алган фаразларга китерә.

"Әл-Җәзирә" каналындагы әңгәмәсендә Тайип Эрдоган "Mavi Marmarа" кебек һуманитар ярдәмнәр ташыган көймәләргә моннан соң һөҗүмнәр булмаячагын әйтте: аларны хәрби көймәләр саклап барачагын белдерде.

Эрдоган моңа өстәп, фәләстиннәрнең Газзә сызыгында ачык төрмәдә кебек яшәвен, Израил чикләүләренең кануни булмавын алга сөрде.

12 сентябрьдә Мисыр, Тунис, Либия илләренә сәфәргә әзерләнгән Тайип Эрдоган Мисырдагы очрашудан соң, Израил тарафыннан чикләүләр кертелгән Газзә сызыгына барырга теләве хакында белдерде. Төбәктәге иминлек мәсьәләсе сораулар тудыра, шул сәбәпле әлегә бу сәфәр барып чыгармы-юкмы – билгесез.