"ТүбәнКамаШин" оешмасын Мәскәү эшкуарларына сатканнар

Иллюстратив фото

6 июньдә "Татнефтехиминвест-Холдинг" оешмасы бизнесы Мәскәүнең "Воронеж. Искусственный интеллект" оешмасына күчкән.

"ТүбәнКамаШин" ("Нижнекамскшина") ширкәтен Мәскәү эшкуарларына сатканнар. "Бизнес Online"га билгеле булганча, 6 июньдә "Татнефтехиминвест-Холдинг" оешмасы бизнесы Мәскәүнең "Воронеж. Искусственный интеллект" оешмасына күчкән. Килешүгә алты ширкәт кергән: "Татшина", "Түбән Кама йөк машиналары шиналары заводы", "Кама сәүдә йорты", "ТүбәнКамаШин", "Түбән Кама механика заводы һәм "Ярполимермаш-Татнефть"

"Воронеж. Искусственный интеллект" оешмасы 2023 елның 1 ноябрендә Мәскәүдә теркәлгән. Аның баш мөдире һәм бердәнбер хиссәчесе - Марина Стрельцова. Оешма сәүдәгә корылган эшчәнлек һәм идарә мәсьәләләрен консультацияләү белән шөгыльләнә.

  • 2021 елда федералларның СИБУР ширкәте ТАИФка караган нефть химия җитештерү заводларын тулаем йотты. Шул исәптән, "Түбән Кама нефтехим", "Казаноргсинтез" һәм ТГК-16 кебек оешмалар федераллар кулына күчте. Түбән Камадагы завод синтетик каучук һәм пластик җитештерүдә иң эре оешмалардан санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!