Урыс телендә тамашалар куючы Казан дәүләт яшь тамашачы театры 31 гыйнварда "махсус хәрби операция" турында (Украинага каршы һөҗүмне Русиядә шулай атыйлар) спектакль күрсәтәчәк. Бу хакта "Реальное время" яза. Хәзерге вакытта тамашага әзерлек бара диелә.
"Бары тик яшәргә" ("Просто жить") спектакле - баскынлыктагы Луһанскиның Луспекаев исемендәге драма театры актеры Артем Малахов турында. Ул 2022 елның 24 февралендә, Мәскәү Украинага бәреп кергән көнне фронтка китә, аннары кире кайта. Пьесаны Яна Орехова язган, ә спектакльне Чиләбенең "Место" театрына нигез салган Рамил Каһарманов куя диелә.
Күптән түгел Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының да Русиянең Украинага каршы сугышы турында спектакль куярга җыенуы билгеле булган иде.
Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов бу уңайдан "Хәзер шундый чор, яшьләрне һәм балаларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә бездән "СВО"га бәйле спектакль сорыйлар. Бу нәүбәттән бер автор белән сөйләшү бара. Кызыклы мәгънәви спектакль булырга тора", дигән иде.
Әюпов сүзләренчә, әлегә әзер пьеса язылмаган. Сугыш турында спектакль кайчанга әзерләнәчәге дә билгеле түгел.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң сәнгать һәм мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Аеруча, бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелде. Моңа кадәр татар сәнгате өлкәсендә тынычлык хөкем сөрде. Экспертлар моны татарларның эчке эмиграциягә китүе, яшерен протест дип аңлатты. Цензура көчәйсә, татар сәнгате югалтулар кичерәчәк, диде алар. Шулай да төрле чикләүләр милли театрларга йогынты ясый башлады.
- Моңа кадәр профессиональ татар театрлары Украина сугышы турында спектакль күрсәтмәде. Шулай да 2023 елда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте. 2022 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Гүзәл Яхина әсәре нигезендә куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды.
- Ел башында КФУның "Мизгел" театры Украинадагы сугыш турында спектакль куйды. "Җәлилгә хат" дип аталган спектакльнең режиссеры — Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, сценарий авторы — Резидә Зәйниева-Гобәева.
- Быел Башкортстанда Украина сугышын хуплаучы һәм Баймак вакыйгаларын кимсетүче фильм төшерүгә 14,3 млн сумлык грант бирелде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!