Володин: торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы зарлар Татарстаннан күп килә

Вячеслав Володин

Кешеләр тарифларның югары булуына (33 проценты), күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты бәяләренә туры килмәвенә күп зарлана.

Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән бәйле зарларны калдыруны сораган пост астында дүрт меңнән артык шикаять җыелды дип белдерде.

Аның әйтүенчә, русияләр тарифларның югары булуына (33 проценты), күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты бәяләренә туры килмәвенә күп зарлана. Шулай ук кешеләр коммуникациянең тузуына (13 процент) зарлана һәм идарәче ширкәтләрнең эшчәнлеген үтә күренмәле булмавы өчен тәнкыйтьли (6,5 процент).

– Чиләбе, Ростов, Волгоград, Тверь, Томски һәм Новосибирски өлкәләрендә яшәүчеләрдән, Приморье һәм Камчатка крайларыннан, Коми белән Татарстан республикаларыннан шикаятьләр күп килде, диде Дума рәисе.

Элегрәк Татарстанда торак коммуналь хуҗалыкка тарифларның 10,8 процентка артуы билгеле булды.

  • 9 октябрьдәге утырышында Татарстан Дәүләт шурасы республиканың 2025 елга бюджет өлгесен хуплады. Ул 13,5 млрд сум дефицит белән хупланды.
  • Сугыш башланганнан соң Татарстанда коммуналь челтәрләр алыштыру 25 процентка кимегән, бәясе ике тапкырга арткан.
  • Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. Киләсе елда республика икътисад үсеше акырынаер, нефтьчеләр кереме кимер дип фаразлый рәсмиләр.
  • Шуңа да карамастан, Татарстан дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттыра. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметә.
  • 2023-2024 елда Татарстанда коммуналь инфраструктураны яңартуга 4,7 млрд сум бүленгән.
  • Моңа "кадәр Татэнерго" оешмасы баш мөдире Рәүзил Хаҗиев Татарстанда җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең яртысыннан күбрәк таушалган хәлдә диде. Моның төп сәбәбе — җитәрлек акча бүленмәвендә.
  • Былтыр Казанда инженер челтәрләре, төзекләндерелүгә караганда, ике тапкырга тизрәк таушалган, диде рәсмиләр. Мәсәлән, Казанда таушалган хәлдәге су һәм канализация челтәрләрнең озынлыгы 58 километрдан арткан.
  • Моңа кадәр белгечләр "Водоканал" оешмасына торбаларны һәм инфраструктураны төзекләндерү өчен 65 млрд сум кирәк дип белдерде. Бу уңайдан узган ел Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә җыелган салымнарны Мәскәүдә федераль програм ярдәмендә кайтаруны сорады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!