Иртеш, Ишем, Сакмар кебек зур елгалар ташты, ә бу елгалар буенда сәйлән кебек татар авыллары тезелеп киткән
Быелгы яз язгы ташулар белән истә калачак. Җәй уртасы булса да, Оренбур, Курган, Төмән, Омски һәм Русиянең башка төбәкләрендә су һәлакәте эчендә калучылар әлегәчә тормышларын рәткә китерү белән мәшгуль. Иртеш, Ишем, Сакмар кебек зур елгалар ташты, ә бу елгалар буенда сәйлән кебек татар авыллары тезелеп киткән. Су һәлакәтенә каршы татарлар күп очракта ялгыз калып, үзләрен, авылларын коткарды. Башка еллардан аермалы татар авылларыннан кешеләр эвакуацияләнде. Берничә сәгать эчендә кешеләр малларын, үзләрен коткарды.
Бүген аларның хәлләре ничек? Кешеләрнең күбесе үз йортларына кайтты, көне-төне диярлек йортларын, куралтыларын тәртипкә китерү мәшәкатьләре белән йөгерә. Барысы да диярлек дәүләт акча бирде, әмма ул кесәгә ничек керде, шунда ук чыгып китте дип сөйли. Барысының да бер бәла — су астында калган йортларны ничек киптереп бетерәсе? Кышка керер алдыннан өйләрдә дым бетәрме? Азатлык Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар авылларына шалтыратып хәл-әхвәлләрен сорашты.
Оренбур өлкәсе
Июль башында Оренбур өлкәсе губернаторы Орски мэры Василий Козупицаны вазифасыннан бушатты. Хәзер депутатлар яңа намзәтләрне карап, яңа мэрны сайлап куярга тиеш. Апрель аенда тоташ су астында калган Орски кешеләре Козупицаның эшеннән алуын уңай бәяли.
Кемгәдер дәүләт вәгъдә иткән акча килеп җиткән, кемгәдер — юк
Ничек кенә булмасын, шәһәр, өлкә түрәләре җаваплы ди алар. Аларның ваемсызлыгы, эшнең рәтен белмәү аркасында су астында калдык, дип сөйли алар. "Дамбаны алар бит төзеде! Форс-мажор очрак чыккан иде, әзер түгелләр, акча да юк булып чыкты. Әмма өлкә Мәскәү авызына карап утыруга калды. Алар акча бирсә — бирә, юк икән — утырабыз авыз ачып", дип зарлана кешеләр.
Бу хәлләр өчен кем дә булса җавап тотарга тиеш бит ди алар, ләкин шул ук вакытта "отставка" белән судан зур зыян күргән кешеләрнең мәсьәләсе хәл ителми дип тә әйтәләр.
Язгы ташу аркасында килгән зыян күләме 21 млрд сумны тәшкил итте. Бу — тулаем Оренбур өлкәсе буенча санап чыгарылган чыгым. Орскидагы кешеләр кире тыныч тормышка кайтып яши башлаган, әмма барысы да диярлек торакларын тәртипкә китерү эше белән мәшгуль. Кемгәдер дәүләт вәгъдә иткән акча килеп җиткән, кемгәдер — юк.
Комиссия һаман килмәде. Бик озак эшлиләр. Аларны көтеп торсам, кыш җитәчәк. Ә миңа яшәргә кирәк!
— Нәрсә диим? Апрель аенда кебек суга чират тормагач, яңгыр суын җыеп, аны кайнатып эчмәгәч, инде Аллаһка шөкер дибез, — дип фикерләре белән уртаклаша Орскида яшәүче татар кешесе (аның исемен иминлек аркасында атамыйбыз). — Миңа 60 яшь булса да, эшлим әле. Эшләмичә мөмкин түгел. Шәһәрнең иске тарихи өлешендә яшим. Йорт су астында калды, су киткәч кире кайттык, су мунчаны юып алып киткән булып чыкты. Комиссия һаман килмәде. Бик озак эшлиләр. Аларны көтеп торсам, кыш җитәчәк. Ә миңа яшәргә кирәк! 100 мең сумны күчерделәр. Идәннәрне каерып чыгардым. Яңаны түшәдем. Менә дуслар белән мунчаны кире урынына утырту мәшәкате бар.
Комиссия өйдә яшәрлек түгел дип карар чыгарса, алар тәкъдим иткән муниципаль өйгә күчмим. Ул минеке түгел бит барыбер, ни балаларга калдырып булмый, ни сатарга мөмкинлек юк. Дәүләт сиңа вакытлыча яшәргә генә мөмкинлек бирә булып чыга. Нинди торак булачак әле ул, эт белсен!
Йорт юеш, менә июль уртасы, һаман кибеп бетмәде. Кибәр иде дә ул, әмма җәй буена яңгыр яуды.
Орскига терәлеп торган Первомайский бистәсендә гомер итүче бабайның да йорты яртылаш су эчендә калган. Эвакуацияләнгәч, ул гаиләсе белән фатир аерып алып түләп яши башлаган. Ул да чыгым. Су һәлакәтеннән соң фатир, йортларга аренда бәясе дә арткан. Комиссия капиталь ремонт ясарга дигән нәтиҗә чыгарган.
— Акча күчте, алар төзелеш материалга керде дә бетте. Ә ремонтны кем ясарга тиеш соң аны? Аңа акча бүленмәгән. Үземә кала, — дип сөйли ир. — Йорт юеш, менә июль уртасы, һаман кибеп бетмәде. Кибәр иде дә ул, әмма җәй буена яңгыр яуды. Бу йортны нишләтәсе булыр — белмим. Торырлык булмаса, фатир юнәтәсе булыр, ә монысын "дача" итәсе булырмы...
Орскиның тарихи бистәсендәге Мирхәйдәр Фәйзи яшәгән йорт исән калган. Әмма ремонт кирәк булачакмы — җирле татарлар җавап бирә алмады. "Беренче чиратта кеше яши торган өйләрне кайгыртасы иде", ди алар.
Шәһәрнең бердәнбер татар мәчете дә су һәлакәте эчендә калса да, ул исән калды. Мәчеттәгеләр, мәхәллә кешеләре белән бергә аны азмы-күпме тәртипкә китерә алган, мәчет эшен туктатмаган, җомга саен җәмәгать намазы оештырыла. Мәдрәсәдә язгы ташу вакытында белем бирү-алу кайгысы онытылган булса, хәзер уку-укыту эше җайга салынган. Ара-тирә ремонт эшләрен дә үзләре ерып чыккан. Мәхәлләдә артык керем булмаса да, мәчет Орски кешеләренә ярдәм итүне оештырган. Биредә һуманитар ярдәм тарату эше дәвам итә. Кемгә ризык кирәк, кемгә киемнәр — мәчеттә алар бар.
Азатлык Радиосы белән сөйләшүче татарлар сүзләренә караганда, Орскида яшәүчеләрнең кемгә 10 мең, кемгә 20 мең сум акча бирелгән.
Безнең якларда йортлар сыланган, барысы да калҗа-калҗа килеп төште
Азатлык Оренбурның Сарыкташ районындагы Сакмар елгасы буйлап урнашкан татар, башкортлар яшәүче авыллар турында да язды. Иң зур һәлакәт Биктимер белән Кабан авылларында иде. Сакмар анда бик зур тизлек белән ташты. Биктимер авылындагы кешеләр эвакуацияләнде, маллар күрше авылга куылды.
Биктимер авылында яшәүчеләр кире өйләренә бер атна узу белән кайта башлаган. Апрельдә башланган ремонт әле дә дәвам итә, ди алар. Алар сүзләренә караганда, авылда су һәлакәтенә эләгүчеләрнең һәрберсенә 20 мең сум таратканнар. Моны алар Путин акчасы дип атыйлар. Әмма бу акча бер тамчыны ялап куйган төсле генә диләр.
— Бер атна узуга кешеләр авылга кайта башлады. Берничә ир калган иде авылда, алар күз-колак булып яшәде авылда. Караклар да килә ала иде бит. Кайттык та эшкә тотындык. Су китсә дә, бөтен җирдә дым, ләм. Мунчаны, мәсәлән, ләмнән берничә көн чистарттык. Сыланып калган иде. Койма, капкаларны да юдык, — дип сөйли Биктимер кешесе. — Һәр кеше диярлек өйдәге идәнне актарды, чөнки нигезне киптерәсе. Яңадан идән җәясе инде ул, такталарга зыян килде, кемдәдер ленолиум... Анысы бер зур мәшәкать, зур чыгым таләп итә торган эш. Кечкенә йортлар яртылаш су эчендә утырды. Аларны кешеләр юа-юа интекте... Безнең якларда йортлар сыланган, барысы да калҗа-калҗа килеп төште.
Болай хакимияткә ышаныч әллә ни юк. Элек тә үзебезне үзебез кайгырттык, алга таба да шулай булачак. Безнең авыл үзебездән башка кемгә кирәк?
Иң кызганычы — ул йортларның нигезенә зыян килүе. Кемнеңдер ул чатнаган, утырган. Аны ремонтлап та булмый. Акча бирелде ул. Кеше башына — 20 мең сум. Путин акчасы, федераль бюджеттан бирелде. Бер яктан бирелде инде нинди дә булса акча, әмма мин сөйләгәннәрне күз алдына китерегез дә 20 мең сум җитәме, юкмы дип исәпләп карагыз. Төзелеш материаллары да кыйммәт бит хәзер.
Биктимер авылы кешеләре үзара акча җыеп мәчеткә ремонт ясаганн. Ул да су арасында калган иде. Төзелеш материалларын алып, аның нигезен ныгытканнар.
Күрше Кабан авылы кешеләре дә Сакмарның су ташуыннан күп зыян күрде. Ике авыл да һәрвакыт су ташуы астында калу куркынычы булса да, Сарыкташ районында гидролог белгече юк дип зарлаганнар иде. Әгәр белгеч булса, су килүен алдан фаразлап булыр иде дигән иде. Халык хакимияттән суны карап торучы белгечләрне булдырырга кирәклеген таләп иткән.
— Булачак дип вәгъдә иттеләр. Шәт, алдамаганнардыр, — ди кабаннар. — Болай хакимияткә ышаныч әллә ни юк. Элек тә үзебезне үзебез кайгырттык, алга таба да шулай булачак. Безнең авыл үзебездән башка кемгә кирәк?
Кабаннарга да һәрберсенә 20 меңешәр сум акча биргәннәр. Алар ул акчаны "Ялап куярга ярап куйды" дип әйтә.
Төмән өлкәсе
Яз көнне Төмән өлкәсе Вагай районындагы татар авыллары Иртеш елгасы ташу аркасында су астында калды. Дистәгә якын татар авылы эвакауцияләнүгә дучар булды. Шуларның берсе — зур татар авылы Карагай. Иртеш буенда урнашкан, өстәвенә аның уртасыннан тагын өч елга аккан Карагай эчендә кешеләр көймәдә генә йөрерлек хәлгә җитте. Алар беренче чиратта үзләренме, әллә малларын коткарыргамы дип сорау алдында калды.
Ә кая барасы?! Бу — безнең туган авыл. Безне туендырган, сыендырган җир.
Шулай да берничә ай узу белән Карагай үз халәтенә кереп бара. Кешеләр төрле җирләргә таралган килеш озак тормаган, су китә башлау белән туган авылына кайткан. Хуҗалыкларында дөнья көтәләр, мал-туарларын карыйлар, бакчалар утыртканнар.
— Ә кая барасы?! Бу — безнең туган авыл. Безне туендырган, сыендырган җир. Әйе, куркыныч, әйе, тормышны яңадан башлыйсы, әйе, тагын чыгым, әмма бу авыл бездән башка тагын кемгә кирәк булсын, — ди язгы ташу вакытында читкә китеп торырга мәҗбүр булган татар хатыны.
Чынында һәр кешенең хәле төрлечә. Кемдер авылына бер атнадан соң кайта алган, кемдер 1-1,5 ай тилмергән.
— Кем ничек булдыра, шулай тырыша. Барыбызның да бер мәшәкать — өйләрне ничек киптерергә! Дымлы әле барыбер. Ләмне көрәк белән дигәндәй тазартып чыгардык. Өй җиһазларын чыгарып көне-төне киптердек. Кем идән алыштыра, кем диварын яңарта. Менә безнең читән урынында калды, күпләрнең койма, капкаларын агызып алып китте. Читәне дә, утыннары да калмады.
Барыбызның да бер мәшәкать — өйләрне ничек киптерергә! Дымлы әле барыбер.
Барысы да 10 мең сум акча алды. Кемнең йорты яртылаш суда утырды — аларга 50 мең сум бирделәр. Анысын да кысып-кысып бирәләр инде, Ходаем, комиссияләр җыеп... Кемнең өендә яшәрлек түгел, шуларга дәүләт 100 мең сум бүлеп бирә. 100 мең сумга нинди өй алып булсын ди? Бер кетәклек төзесәң генә. Адәм көлкесе инде. Кеше ярар инде, ямаулык салырга булса да ярап куяр, кесәне тишми бит ди. Әмма ул акча адәм көлкесе!
БУ ТЕМАГА: "Бер урам тулысынча су астында калды". Төмәндәге татар авыллары утсыз, сусыз утыраОмски өлкәсе
Татарстан һәрвакыт Омскидагы татар авылларының хәлләрен даими сорап торды. Күңел тулды шуңа, авыр хәлдә ялгызын калдырмадылар.
Омски өлкәсендәге Усть-Ишем районы буйлап урнашкан татар авылларына шушы көннәрдә Татарстаннан һуманитар ярдәм килгән. Камаз машинасы белән татарларга азык-төлек, кирәк-яраклар китертелгән. Татарстаннан моңа кадәр дә татар авылларына атап генераторлар, эчәргә су китерелгән.
— Татарстан һәрвакыт Омскидагы татар авылларының хәлләрен даими сорап торды. Күңел тулды шуңа, авыр хәлдә ялгызын калдырмадылар. — дип сөйли район үзәгендә яшәүче татар хатыны. — Әшеван белән Төрмитәк авылларына әле дә керерлек түгел. Юлларны тәртипкә китерергә өлгермиләр. Кайбер җирләрдә күперләр дә агызып кителде бит. Татарстан азык-төлекне аларга дип атап җибәрде.
Су китте, шөкер, Ишем елгасы үз дәрәҗәсенә кайтты. Әмма шулай да су һәлакәте аркасында салынган зыян зур булды бит. Барысына да бер тапкыр түләнә торган ярдәм бирелде. Ул 10 мең сум булды. Йортка салынган зыянга күрә, кемгә 50 мең сум бүленде, кемгә 100 мең сум. Аны махсус комиссия хәл итә. Кешеләр барыбер яшәргә тырыша.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!