Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язгы ташу Омскига да килеп җитте. Биш татар авылы эвакуацияләнгән


Эбәргүл авылы
Эбәргүл авылы

Омски өлкәсенең Усть-Ишем районында хәлләр авыр. Андагы Иртеш белән Ишем елгалары ташый. Өстәвенә соңгы көннәрдә яңгыр ишеп ява. Халык куркуда. Бу райондагы татар авыллары иң зур зыян күрә.

Усть-Ишем районы Омски шәһәреннән ерак, туры барсаң, 500 чакрым чамасы. Усть-Ишем яклары Төмән өлкәсе белән чиктәш. Бу урманнар, күлләргә һәм елгаларга бай урын. Биредә татар авыллары да шактый. Анда яшәүчеләр мал-туар асрап көн күрә, балыкчылык белән шөгыльләнә, соңгы елларда ирләр Себернең башка төбәкләренә газ, нефть чыгару эшләренә ялланып эшли башлаган.

Усть-Ишем районы әллә ни зур түгел, якынча 12 мең кеше яши, район үзәгендә 5 мең кеше чамасы. Бу районның биш авылы — Әшеван, Эбәргүл, Кайнаул, Зур Төбендә, Төрмитәк су эчендә калган. Биш авыл кешеләре дә эвакуацияләнгән. Кемдер үзе чыгып киткән, кемгәдер булышканнар. Мал-туарны күрше авылларга озатканнар, ә кемдер урман ягына куып чыгарырга өлгергән. Су бик тиз килде, үзебезне коткарыргамы, малнымы, өйнеме — белмәдек, дип сөйләделәр Азатлыкка.

Эбәргүл авылында якынча 150 хуҗалык бар, 120 кеше яши. Мәктәп юк, балалар күрше авылга йөреп укый, фельдшер йорты, клуб бар. Узган елны мәчет күтәргәннәр. Мәчеткә әле бер ел да юк, ул да су эчендә калган.

— 9 май өйләгә кадәр бәйрәм чарасын клубта уздырдык. Кешеләр таралды һәм төштән соң су килә башлады. Бик тиз килде ул. Өйләргә керә башлады. Куркыныч икән ул, — дип сөйли Эбәргүлдә яшәүче ханым. — Клубны шул ук көнне су басты. Клуб мөдире аппаратураны гына чыгарып өлгерде. Төнлә берсе дә йокламады. Өйдәге җиһазларны өскә күтәрергә тырыштык, әмма бу ярдәм итмәде. Кирәксез эш булып чыкты. Барыбер бар нәрсә дә йөзеп китте. Ике көн Иртешнең акканын күзәттек. Бәлки, туктар, кире китәр дидек, булмады. Су артты да артты. Өйдә инде кешеләр итекләрдә йөри башлады. Паника арта гына барды. Башта карт-корыларны алып китә башладык, балалы гаиләләр чыгарылды. Аннары башкалар да кузгалды.

Мин, ирем, балам һәм кайнатам иң соңгылар булып чыгып киттек. Үз әниләремне күрми дә калдым. Һәр кеше үзе үзен коткарды. Аларның сыер, үгезләре бар иде, сарыклар тоттылар. Аларны күрше авылга таба гына куганнар. Күршеләр дә шулай иткән, чөнки аларны озатып йөрергә инде вакыт юк иде. Кайткач ул сыерларны табарбызмы, юкмы — белмим.

Эбәргүл авылы
Эбәргүл авылы


Авылда электр уты юк. Су ташый башлагач, ут сүнде. Шул иң куркынычы. Дөм караңгы, үзе салкын, су арта да арта.

Эбәргүлләр сүзләренчә, алдан ташу булачак дип кисәткәннәр, әмма бу кадәр мәхшәр булачагын берсе дә чамаламаган. Ташулар була иде, әмма өйләр су эчендә калу очраклары бу якларда күзәтелмәгән. Эвакуацияләнү дә бу авыл тарихында беренче тапкыр.

— Авыл советы башлыгы көн саен килде, карап йөрде, хәлебезне белеште, бер тапкыр өлкәдән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан кешеләр дә күренде. Шуның белән бетте. Алар ярдәм итми димим, безнең хакта язалармы, белеләрме — анысын да белмим. Кешеләр аннары ничек аякка басар белмим — дип сөйли икенче хатын. — Менә без өйне зурайтыр өчен бура бураган идек, аны ирем ныгытып куйды куюын, әмма агып китәр инде анысы да. Чыгым инде бу. Авылда ике йортта гына ирләр калды. Карап торалар. Әмма карарлык та берни калмады инде анда. Авыл бит дөм караңгылыкта утыра.

Эбәргүл авылы
Эбәргүл авылы

Биш татар авылы кешеләре кем кая киткән. Бер өлеше район үзәгендә, Тара шәһәрендә, бер өлеше Тәвриз районында урнашкан. Кем туганнарында сыену тапкан, кемдер дәүләт оештырган пунктларга барырга мәҗбүр булган. Алар мәктәпләрдә, уку йортлары биналарында урнашкан. Ашау-эчү оештырылган, ди алар. Кешеләр чатлар булдырган, үзара шунда сөйләшәләр. Кемгә нинди ярдәм кирәк — шуны ачыклыйлар. Акча, һуманитар ярдәмнән баш тартмыйлар. Әле саныйсы чыгымнар алда әле, диләр. Күбесе шок хәлендә. Су басудан котыла алу хисләрен кичерә.

Татар авылларын су баскан вакытта анда ирләр дә булмаган. Моны авыл кешеләре әйтә. Күбесе вахта эшендә. Ирләрнең күпчелеге гаиләләрен коткарырга кайта алмаган. Күп җирдә коткару эше хатын-кыз җилкәсенә төшкән.

Усть-Ишем район үзәге дә елга буенда урнашкан. Иртеш, Ишем һәм Крушинка елгалары. Быел аларның өчесе дә ташыган. Район үзәге өч утрауга бүленгән. Су килүе дәвам итә. 14 май иртәсендә Иртеш 20 сантиметрга күтәрелгән. Моңа өстәп әле һава торышы да начар, көне-төне яңгыр ява һәм бу вазгыятьне тагы да кискенләштерә.

Эбәргүл авылы
Эбәргүл авылы


Шулай да биш татар авылы белән чагыштырганда район үзәгендә тормыш тыныч булып санала, чөнки әлегә электр уты бар. Менә ул өзелсә, хәлләр начар диләр авылда яшәүчеләр, телефоннар да өзеләчәк дигән сүз. Салада берничә дамба бар, аларның барысы да диярлек җимерелгән, соңгысы электр системы янында урнашкан. Шунысы да җимерелсә, эшләр харап булачак, ди Азатлык әңгәмәдәше.

— Иртешның ташуы аркасында авыл өч утрауга бүленде. Мин бер җирдә, әти белән әнием башка утрауда калды, шулай аерылдык. Үзәккә эләгер өчен биек машиналар кирәк. Слободичики дигән авылда да мәхшәр, алар гомердә дә су ташыганын күргәннәре юк, Ишем елгасы 7 см түбәнгә киткән дип куаныштылар. Куану күз аралаш, әлбәттә. Кешеләр елый, бик күп кеше йортларын югалтты, ә бу тормышны югалту дигән сүз. Татар авылларында су өйләрнең тәрәзәләренә кадәр җитте бит. 2015, 2016, 2017 елларда өч ел рәттән су ташу булды, әмма быелгы кебек хәлләр күзәтелмәде. Әбием Усть-Ишемдә фаҗигале су ташу 1941 елда булган иде, авылда көймәләрдә генә йөрдек дип сөйләгән иде, — дип аңлата Усть-Ишемдә яшәүче татар хатыны. — Район үзәгеннән Омскига әле бер юл ачык, бер җирендә ару гына су, әмма узарлык әлегә. Өлкәдән күп волонтерлар килде. Су, азык-төлек алып килделәр. Төрле оешмалар эшкә җигелде, менә мине, кемгә нинди ярдәм кирәк, кешеләрдән гариза җыюга билгеләделәр.

Эбәргүл авылы
Эбәргүл авылы

Усть-Ишемдә суга, азык-төлеккә кытлык юк, әмма 9 майда су ташу башлангач, кибетләрдә азык-төлекне сатып алучылар күп булган, суга да чират торганнар. Ыгы-зыгы, талаш булып алды, диләр.

Омски өлкәсенең татар оешмалары Дөнья Татар конгрессы белән элемтәдә тора. Усть-Ишем татарлары сүзләренә караганда, акча җыю бара. Акча көймәләр, генераторлар сатып алырга кирәк, чөнки татар авыллары электр утсыз калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG