Биктимер һәм Кабан авыллары бер-берсенә якын, күрше генә торалар. Икесе дә Сакмар елгасы буенда урнашкан. Сарыкташ районында су иң нык баскан авыллар. Бу көннәрдә хәлләр тагын мөшкелләнергә мөмкин ди авыл кешеләре. Татарлар һәм башкортлар яшәгән бу авылларда кешеләр өлкәдән бернинди дә ярдәм юк дип зарлана. Халык куркуга калган. Алар үз үзләрен коткару белән мәшгуль.
Биктимер авылы Оренбур шәһәреннән 80 чакрым ераклыкта урнашкан. Оренбур-Сарыкташ юлына 3-4 километр гына. Сакмар елгасы буенда тора бу авыл. Елга элек тә ташый иде, әмма быелгы кебек хәлләр булмады ди биктимерләр. 320 еллык татар авылында 120 йорт исәпләнә, биредә 297 кеше гомер итә. Балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер йорты, мәчет, берничә кибет бар. Халык мал-туар тотып көн күрә. "Тормышыбыз гөрли иде, моннан соң ничек булыр" дип сөйли хафага калган кешеләр. Бөтен өйләр суда утыра.
— Арыдык бу сулардан. Барысы да Орски хәлләрен күзәтте, без дә. Бу һәлакәт безгә дә килеп җитмәсә ярар иде дип дога кылдык, әмма Сакмар елгасы которып шушы көннәрдә ташый башлады. Авылга су тулды. Каядыр көймәләрдә йөрибез, каядыр озын итекләр белән, — дип сөйли Биктимердә туып-үсеп, гомер иткән татар хатыны (исемен иминлек өчен атамыйбыз - ред.) — Малларны чыгарып бетердек, таударак урынга илттек. Тавык, этләрне дә харап булмасыннар өчен алдан коткардык.
Букчаларны алдан тутырып куйдык, үзебезнең, өй, хуҗалык документларын салдык, алмаш киемнәр, бозылмый торган ризык, суны да хәстәрләдек. Аны башка авылда торучы туганнарга илтеп куйдык. Дөнья хәлен белеп булмый. Башта ни булса да булыр, ирем белән бергә өйдә калачакбыз дип сүз куештык. Кичә ирем "Син китәсең, мин калам. Хәлләр мөшкел булса, мин дә калмыйм" дип мине туганнарга озатты. Туганнарның авыллары Сакмар елгасының сул ягында урнашкан, ул яклар тыныч.
Киткәндә бик авыр булды. Бу бит безнең үз көчебез белән салып чыккан йортыбыз. Шушында гомер иттек, балаларны үстердек. Киткәндә өем "Ташлама мине, китмә" дип елаган төсле булды. Ятим каламмы инде дип сораган кебек. Тәрәзә пәрдәләрен күтәрә-күтәрә өйдә су ерып йөрдем, "Су бездән көчлерәк шул, кадерле өем, безгә котылырга, китәргә кирәк" дип үз-үзем белән сөйләшеп елап йөрдем.
Ирем өчен борчылам, әмма авылда да кеше кирәк. Берәүләр өйләреннән чыгып киткән, электр утларын да сүндерергә онытканнар. Шуларны сүндереп йөрде, башка ирләр белән кешеләргә эвакуацияләнергә булышып йөри, өйләрне коткарырга тырышалар. Авылдан беренче булып өч бала әнисе чыгып китте, өченче бәбиләрен яңа гына алып кайтканнар иде. Бер авырлы хатын бар иде. Дүртенче баланы көтәләр иде. Әби-чәбиләрне, картларны да алып киттеләр. Балалары үзләренә ала.
Биктимер авылы кешеләренә эвакуацияләнгән чакта Николаевка дигән бистәдәге мәктәптә урнашырга тәкъдим иткәннәр. Әмма биктимерләрнең берсе дә анда бармаган. Шартлар начар, анда яшәү мөмкин түгел, шуңа әлегә туганнар, таныш-белешләр үзенә сыендыра, ди алар. Николаевка ерак, безгә Сарыкташ якын, медицина ярдәме кирәк була ала, дип аңлата бу карарларын.
Биктимер авылыннан чыгар өчен бер юл калган, урау юл булса да аны әле су басмаган. Шулай да дамба җимерелү куркынычы бар. Авылда яшәүчеләр авылны су басу ихтималы турында алдан район хакимиятенә дә, Оренбур өлкәсенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына да әйткәннәр. Аларның кисәтүләренә дежур җавап булган: "Все под контролем".
— Интернеттан ниндидер кисәтү соңыннан килде. Шуның белән бетте. Халык үзе үзен коткара. Бөтен көч Орски, Оренбур якларындагы халыкка китә, безне исәпкә алучы да юк, — ди Биктимердә яшәүче икенче бер татар. — Сарыкташтан түрәләрне чакырттык, алар да су ташу булмаячак, борчылмагыз, диделәр. Шуны әйтергә кирәк, районда бер генә су белгече — гидролог юк. Су дәрәҗәсен тикшерүче дә таба алмассың. Суның күтәрелгәнен үзебез исәпләп, контрольдә тотарга мәҗбүр булдык. Биктимер дә, күрше Кабан авылы да гел су басу куркынычы булган җирләр, ә бер генә дә "гидропост" юк, гаҗәп хәлләр! Дамбалар булмаганда су тарала иде. Хәзер су китәр өчен урын юк, тарлык. Шуңа язгы ташу белән авылларыбызга су килә. 2002, 2007 елда язгы ташу булды, әмма быелгы кебек куркыныч хәлләр булмады. Дамба мәсьәләләре күтәрелде. Бер дә, ике дә түгел. Бер җирдә юлны ачтылар, әмма бу гына җитми.
Биктимерләр су ташудан никадәр матди ярдәм киләчәген белмибез, ди. Чама белән дә әйтү кыен дип аңлата алар.
— Зарар нинди суммаларга басачак — белмибез. Шушы көннәрдә документларны, безнең турында мәгълүматны җыйдылар, имеш, бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм булачак. 20 мең сум диделәр, әмма алар белән тишекне ямап булмаячагы билгеле. Су киткәч, күренер инде ул бездәге хәлләр. Диварлар ярыла, мичләр җимерелә ала. Өйләр сыланган бит безнең якларда. Идәннәрне куптарырга кирәк булачак, чөнки туфрак юылып китәчәк. Аны яңадан эшләмәсәң, кыш көне өйдә катып үлмәле булачак. Канализация, су торбалары эштән чыкты. Анда пычрак су ага да ага. 2007 елда бакчаларны су басты, җимеш агачлары череде, бакчасыз торып калдык. Быел ни булыр — әйтү авыр, — дип аңлата алар.
Биктимерләр арасында һуманитар ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булачак дип аңлаталар, әлегә берсе дә берни сорамый, вакыты ул түгел, ди. Барысы да үзләрен, хуҗалыкларын коткарырга тырыша. Оренбурдан да, Татарстаннан да аларга ярдәм кулы сузылуы турында ишетмәгәннәр.
Кабан авылында 225 йорт исәпләнә, бу авылда 421 кеше яши. Бу - татар белән башкортлар бергә гомер иткән сала.
— Авылны су уратып алды, су эчендә утырабыз. Менә минем ишегалдыннан су ага. Өем күтәренке урында утыра, өйгә әле су кермәде. Ә күршедә - әнинең йорты, ул өченче көннән бирле су эчендә утыра, — дип сөйли Кабанда яшәүче ир. — Халык нык курка, паника бар. Һаман килә бит су, арта да арта. Башкортстаннан килгән сулар су агымын көчәйтәчәк дип чамалыйбыз, ул чакта минем өй дә калмаячак. Машиналарны өскә, юлга чыгарып куйдык. Йөзеп чыгарбыз да машиналарга утырып китәрбез дип торам. Хәлләр мөшкел. Курку көчле.
Кабаннар да су бәласе каршында ялгыз торып калган. Эвакуация турында берсе берни әйтми, бу эш белән идарә итүче дә юк, ди алар.
— Район башлыгы интернет аша гына "сәлам" җибәрде, аның сүзе бер: "Паникага бирелмәгез, барысы да контрольдә". Белмим, белмим… Хәлләр куркырлык шул. Без беркемгә дә ышанмыйбыз, халык үзе үзен коткара. Машиналарга кирәк-яракларны төядек. Өйләрен су баскан кешеләр инде чыгып китте, кем кая — шунда китә. Николаевка мәктәбенә килегез диделәр,— дип сөйли Кабан кешесе. — Су була иде ул элек тә. Быел нык куркыныч. Ул торды торды да аннары капылт ташый башлады.
Улым Оренбурдан кайтып хатынны алып китте. Түзәрлек булмаса, үземә дә шул машина ягына чыгып китәргә туры килә. Урамда итек белән йөрибез, авыл астында — көймә белән. Мәчеткә барырлык түгел. Су басты.
Краннан су килү туктады. Шулай да бер эшмәкәр һәрбер ихатага 18 шешә су таратты. Кибеттә ризык бар.
Кабан авылындагы дамба совет заманында ук ясалган, әмма су авылга килмәсен өчен бу гына җитми дип аңлата ирләр.
— Дамба белән авылны уратып чыкканнар иде. Совет заманында салынган дамба инде ул. Ул булмаса, бетәр идек. Зур күпер салырга кирәк чынында. Ул мәсьәлә гел күтәрелә, су булганда ясарбыз диләр, су киткәч, оныталар. Торба гына инде анда. Ул тәбәшәк урында урнашкан, су китеп өлгерми, — диләр кабаннар. — Телевизорда безнең хакта бер сүз юк. Бер хәбәрдә дә безне телгә алмыйлар. Болай да су уртасында утыралар дип уйлыйлар, күрәсең. Фаразлар да, кисәтүләр дә — берни әйтмиләр. Акча бирәбез диләр инде, әмма ул акча белән нишләсен кеше? 10 мең сум бирерләр инде, шуның белән Аллаһу әкъбар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум