Зеленский Украинаның Югары Радасында "җиңү планы"н тәкъдим итте

Владимир Зеленский

Ул биш пункттан тора.

Украина президенты Владимир Зеленский Югары радада чыгыш ясады һәм депутатларга "җиңү планын" тәкъдим итте. Бу - Киев фикеренчә Русиянең Украинага каршы агрессиясен туктатырга мәҗбүр итәчәк чаралар комплексы.

Элегрәк үзенең тәкъдимнәрен ул АКШ президенты Джо Байденга һәм Көнбатыш илләренең башка лидерларына аңлаткан иде.

Зеленский чыгышыннан трансляцияне Украина президенты офисы чыгарды.

Зеленский искәртүенчә, якын дистә еллар эчендә дөньяда нәрсәләр булачагы - Украинадагы сугышның ничек тәмамлануыннан тора.

Зеленский планның биш пунктын санап узды.

Беренчесе - сугыш тәмамланганчыга кадәр үк Украинаны НАТОга чакыру.

Икенчесе турыдан-туры хәрби хәрәкәтләргә кагыла. Зеленский әйтүенчә, "сугышны Русиягә кайтарырга" кирәк. Бу Русиядәге социаль киеренкелекне арттыруга һәм Кремль сәясәтенә каршы протестларга китерергә мөмкин. Әлеге пунктның мөһим өлеше дип Зеленский Украина кораллы көчләренең Русия җирләрендә операциясен дәвам итүен атады.

Зеленский Көнбатыш илләреннән Русиягә еракка бәрә торган кораллар белән һөҗүм итәргә рөхсәт итүен сорады. Шулай ук аларны Украина белән берлектә украин җирләрен һава һөҗүменнән сакларга, аерым алганда Русия очырткан дроннар белән ракетларны бәреп төшерергә чакырды.

Өченче пункт - стратегик тотып тору. Ул Украинада куәтле стратегик атом коралы булмаган корал урнаштыруны күз уңында тота. Украина президенты фикеренчә, бу Русияне хәрби хәрәкәтләрне дәвам иткәндә кабул ителмәстәй нәтиҗәләр булачагы аркасында сөйләшүләргә барырга мәҗбүр итәргә мөмкин.

Планның дүртенче пункты - Украинаның стратегик-икътисади мөмкинлеген үстерү. Аерым алганда Зеленский беректәшләренә Украинаның кыйммәтле чыганакларын - уран, титан, литийны бергәләп саклауны тәкъдим итә.

Бишенче пункт - Русия белән сугыш беткәннән соң, украин хәрбиләрен НАТО илләренең һәм Украинаның башка беректәшләренең саклануын ныгытуда куллану, аерым алганда Европадагы базаларда Америка хәрбиләренең бер өлешен украин хәрбиләренә алыштыру.

Зеленский әйтүенчә, бу планда өч яшерен өстәмә бар, аларны ул халыкка чыгармады. Украина президенты Көнбатыш беректәшләр хәзер бу планның нечкәлекләрен өйрәнә, диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!