Зыгарьның "Сугыш һәм җәза" китабын Русиягә алып керү тыелган

Михаил Зыгарь

Таможня белгечләре китапта Русиянең, аның дәүләт оешмаларының һәм гаскәренең тискәре образы туа дип саный.

Михаил Зыгарьның "Сугыш һәм җәза" ("Война и наказание") китабын Русиягә алып керү тыелган. Бу хакта әлеге китапны чыгаручы "Медуза" белеп алган.

"Сугыш һәм җәза" китабында Русиянең ничек гасырлар буе Украинаны юк итеп килүе, тик моны кайбер кешеләр аркасында ахыргача эшли алмавы язылган. Таможня белгечләре китапта Русиянең, аның дәүләт оешмаларының һәм гаскәренең тискәре образы туа дип саный.

Китапта "Евразия икътисади берлегенең әгъзасы булган дәүләтләрнең сәяси яки икътисади мәнфәгатьләренә, дәүләт иминлегенә, ватандашларының сәламәтлеге һәм әхлакына зарар китерердәй мәгълүмат билгеләре бар", диелгән экспертизада.

Таможня экспертизасын 2023 елның декабрендә Эстония белән чиктә шушы китапны тартып алганнан соң ясаганнар. Бу хакта "Медуза"га сөйләгән русияле кыз "Сугыш һәм җәза"ны әнисенә Яңа ел бүләге итеп алып кайтып килгән булган.

Таможня хезмәткәрләре китапның исеме "артык шикле" дип, кыздан аңлатма яздырганнар, үткәрү пунктында тугыз сәгать буе тоткарлап торганнар, ахырдан китапны тартып алганнар.

Шушы экспертизаны нигез итеп алып, апрель аенда Эстония белән чиктә башка бер кызга да ике беркетмә төзегәннәр, ул да Русиягә шушы китапны алып кайтып килгән булган. Аны Евразия икътисади берлегенә тыелган тауар алып керергә тырышуда һәм моңа декларация ясатмауда гаепләгәннәр.

Зыгарь үзе экспертизаның бу китап Русия гаскәрен "кимсетә" дигән нәтиҗәләре белән килешә. Белгечләрнең автор Украинага бәреп керүне Русия халыклары мәнфәгатенә туры килми дип саный дигән фикерен ул "моннан да төгәлрәк итеп әйтеп булмас иде", ди.

2022 елның октябрендә Русия хакимиятләре Зыгарьны "ят агент" дип игълан итте. 2024 елның апрелендә аны Мәскәү мәхкәмәсе Русия гаскәре турында "фейклар" тарату җинаять эше нигезендә читтән торып кулга алды.

  • 2022 елның ноябрендә Азат Европа/Азатлык Радиосы татар-башкорт редакциясенең "Idel.Реалии" проекты "Бетсен сугыш" ("Нет войне") дип аталган китап чыгарды. Ул Идел буе төбәкләрендә яшәүче 40 кешенең Украинада Русия алып барган сугышка каршы хикәяләреннән тора. Җыентык Азатлык һәм "Idel.Реалии" сайтларында 2022 елның мартыннан август ахырына кадәр чыккан әңгәмәләр нигезендә әзерләнгән. Мәсәлән, анда Фәйрүзә Канәфиева, Илмира Рәхмәтуллина, Наил Заһидуллин хикәяләре бар.
  • Китап каһарманнары - төрле милләт, дин, һөнәр һәм караш кешеләре. Барысы да сугышны тукатырга тели. Китап Прагада урыс һәм инглиз телләрендә бастырылды. Аларның электрон нөсхәсен күчереп алырга мөмкин: урыс телендәсе монда, ә инглиз телендә - монда.
  • Былтыр декабрьдә Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашевага "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгарган өчен Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!