29 декабрь Чаллы ТИҮе атналык җыенын уздырды. Биредә ТИҮ рәисе Рәфис Кашаповның гаепләү белдерелмичә кулга алынуына нәфрәт белдерелде һәм дөнья, Русия җәмәгатьчелегенә, хокук яклаучыларга, матбугат чараларына мөрәҗәгать кабул ителде. Җыенда язучы җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим чыгыш ясады.