9 сентябрь Чаллыда Халыкара төрки яшьләр берләшмәсе генераль сәркатибе һәм координаторы Элшад Абдуллаев "Азатлык" яшьләре җитәкчеләре, милли хәрәкәт активистлары белән очрашты.
Чаллыда алдан тавыш бирергә килүчеләрнең кайберләре сайлауга бармаган очракта эштән алыну куркынычы аркасында килүен таныды.
14 сентябрь Татарстан Дәүләт Шурасына сайлау була. 3 сентябрь вакытыннан алда тавыш бирү башланды. Чаллыда алдан тавыш бирергә килүчеләрнең кайберләре сайлауга бармаган очракта эштән алыну куркынычы аркасында килүен таныды.
90нчы елларда Чаллыда татар мәнфәгате өчен көрәшкән фидакарь апаларның берсе – Асия Зиннурова белән шул чорларны искә алдык.
90нчы елларда Чаллыда татар мәнфәгате өчен көрәшкән милли хәрәкәт сафларында ак яулыклы фидакарь апалар да булды. Шуларның берсе – Чаллы үзәгендә чиркәү салуга каршы чыгучыларның берсе, каршылык чараларын башлап йөргән Асия Зиннурова белән очрашып, шул чорларны искә алдык.
Түбән Кама каласында яшәүче Гайнелмөхәммәтовләр гаиләсе татарча-урысча-инглизчә җырлаучы курчак эшләгән. Ләкин курчакка игътибар бирүче күренми, ди алар.
Түбән Кама каласында яшәүче, татар телен, сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрергә тырышучы Гайнемөхәммәтовләр гаиләсе татарча-урысча-инглизчә җырлаучы курчак эшләгән. Ләкин курчакка игътибар бирүче күренми, ди алар.
Чаллыда Украинадан килгән берничә кеше качакларны туендыру һәм тораклы итү белән мәшгуль.
Чаллыдагы сәүдә үзәгендә һуманитар ярдәм буларак тупланган кием-салымнарны алырга килгән Украина качаклары – ирле-хатынлы Екатерина һәм Николай Ткаченколар белән сөйләштек.
30 август – Татарстан мөстәкыйльлеге көне уңаеннан Азатлык бу вакыйгаларда катнашкан, үз көчләрен керткән Фаик Таҗиев, Рәүф Гыйззәтуллин һәм Зиннур Әһлиуллин белән сөйләште.
Татарстанда бердәнбер булган Идел буе халыкларын берләштерүче китапханә Әлмәттә урнашкан. Анда төрле милләтләр катнашлыгында чаралар да оештырыла.
Татарстанда бердәнбер булган Идел буе халыкларын берләштерүче китапханә Әлмәттә урнашкан. Китапханәдә төрле халыклар телләрендә язылган 25 меңнән артык китап исәпләнә. Китапханәче булып эшләүче Гөлнурия Салихҗанова Азатлык хәбәрчесе сорауларына җавап бирде.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага карата яңа мәхкәмә эше башланды. Чираттагы утырыш 27 августка билгеләнгән.
Түбән Кама Җәмигъ мәчетенә 1989 елның августында җир бирелә, нигезенә беренче казык кагыла, 1996 елның 31 августында мәчет ачыла.
90нчы елларда Әлмәттә милли хәрәкәт башында торган активистлар хәтирәләре белән уртаклаша.
90нчы елларда мөстәкыйльлек өчен көрәштә Әлмәт милләтпәрвәрләре дә кулларыннан килгәнчә эш алып барды. Без шул чорларда көч куйган кайбер шәхесләр белән очраштык. Сөйләшүдә Әсгать Сәлах, Абрек Шәйдуллин, Альфред Зәйнуллин һәм Равил Закиров катнашты.
Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов җомга көнне прокуратурага килгәч, тоткарланып биш тәүлеккә тикшерү изоляторына озатылган.
Татарстан Дәүләт шурасына үзен тәкъдим иткән "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин имза җыю баскычын уза алмау сәбәпле көрәштән төшеп калды.
1-3 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә Бөтенрусия Спас ярминкәсе узды. Ярминкәдә Русиянең төрле төбәкләреннән, авыл-шәһәрләреннән эшмәкәрләр, кул эшләре осталары катнашты.
дәвам