Ачу тантанасында Татарстан президенты, министрлар, ширкәт җитәкчеләре, Русиянең элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры катнашты.
23 август Чаллы “Азатлык” оешмасы яшьләре кабат урамга чыкты. Бу юлы ялгыз пикет балалар бакчасы каршында үтте.
Казанның “Болгар” кунакханәсендә планлаштырылган матбугат очрашуын урамда уздыручылар мәхкәмәгә чакыру алды.
3-5 август Алабугада узган Спас ярминкәсендә Русиянең 106 төбәгеннән эшмәкәрләр, кул эшләре осталары катнашты.
Дүшәмбе Чаллыда каршылык чарасы узды. Тәртип саклаучыларны да кушып санаганда барлыгы 150ләп кеше катнашты.
Шамил Тамимдаров Казанның меңъеллыгы алдыннан төрмәгә озатыла. Универсиада алдыннан аны тагын кулга алалар.
Казандагы һөҗүмнәрдән соң Алабуга һәм Түбән Кама якларында да мөселманнарны кулга алулар булды.
27 июльдә “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре Түбән Кама урамнарына ялгыз пикетка чыкты.
Чаллыда Батырша истәлегенә багышланган ифтар кичәсендә бүгенге вазгыять турында борчылу сүзләре әйтелде.
Түбән Камада тирә-як мохитнең торышын яхшырту максатында өч еллык програм кабул ителде.
"Азатлык" татар яшьләре Уразада хәмер сатуга каршы һәм ана телен яклап Чаллының дүрт урынында ялгыз пикет оештырды.
Чирмешән районының Иске Кади авылында туып-үскән Фәнис Нуретдинов Польшадагы ярыштан берьюлы дүрт медаль алып кайтты.
“Азатлык” яшьләр берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих уразада хәмер сатуны туктату таләбе белән пикетка чыкты.
Быелгы Питрауда бәйрәм уеннарына яңа тамашалар өстәлү белән бергә Чиләбе өлкәсеннән килгән нагайбәкләр да катнашты.
Бүләкләрне тапшырган башкарма комитет вәкиле Наталия Кропотова җанисәпнең шактый кыен шартларда узуын әйтте.
Чаллыга тамашалар күрсәтү өчен Анападан кайтарылган дельфиннарның икесе ике ел эчендә ике бәби алып кайтты.
Суслонгер тормышын үз башыннан кичергән, хәзер Чаллыда яшәүче 87 яшьлек Мисбах Гыймалетдиновның бу хакта хатирәләре.
29 июньдә Чаллыда КАМАЗ акционерларының еллык җыелышы узды. Чарада Татарстан президенты да катнашты.
21 июньдә Чаллыда "Теле барның иле бар" исемле җыен узды. Аны "Азатлык" татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге һәм татар иҗтимагый үзәге оештырды.
Урам җыеннары турындагы канун катгыйланса да, Чаллы халкы таләпләр куюдан туктамады. 21 июньдә яңа җыен көтелә.
дәвам