10 мартта Русиядә иске автомобильләрне үтилгә тапшыру, шуңа 50 мең сумга сертификат бирү програмы эшли башлады. Чаллыда да иске машиналарны кабул итеп, үтилгә озату ширкәте эшли башлады. Ләкин әлегә монда иске техниканы тапшыру өчен бернинди чиратлар барлыкка килмәде.
Чаллы телевидениесе үзенең беренче тапшыруларын моннан 18 ел элек тамашачыларына җиткерде. 1995 елларда шушы ук редакция тарафыннан “Күңел” радиосы оештырылды. 15 ел вакыт узды.
Илнур Массаров 2000 елда, Русиянең Грузиядәге 55437нче хәрби берләшмәсендә, хәрби бурычларын башкарганда һәлак була. Русия кануннары буенча, мондый очракта, хөкүмәт һәлак булучының гаиләсенә торак шартларын яхшыртырга тиеш.
Чаллыда җирле язучылар оешмасының 30 еллыгы билгеләнде. Тантанада сүз алган Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим бу җыенда кабат татар теле, мәгарифе мәсьәләсен күтәрделәр, аларның чыгышлары зур алкышларга күмелде.
Татар илендә хоккей, футбол кебек уеннар үсеш юлында. Шушы һәм башка төр уеннар буенча Татарстан такымнары чит илләрдә дә танылу алды. Аларның уенын миллионлаган телевизор караучы да күзәтә.
24 февраль көнне Фәүзия Бәйрәмовага хөкем карары игълан ителде. Гаепләнүче үзе дә, килгән халык та аны ишетә алмады. Карар укылганда журналистлар катнашуына ризасызлык белдереп, Бәйрәмова мәхкәмә залына керүдән баш тартты.
Чабаксарда урыс булмагаган халыкларның Халыкара туган тел көненә багышланган җыенында Русиядә татар һәм башкортларның гына түгел, башка бик күп милләтләрнең дә тел, мәгариф буенча хокуклары кысылу турында әйтелә.
“Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең Чаллы төбәгендә узган ярышта ун район һәм шәһәр хатын-кызлары такымнары катнашты. Алар жюрига үзләренең башкарган эшләре, ирешкән уңышлары хакында сөйләп, һөнәрләрен дә күрсәтте.
Чаллыга “Бердәм Русия” фиркасе төбәк бүлегенең сәяси шура сәркатибе, Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Ул Чаллы хакиме Илдар Халиков, төрле дәрәҗәдәге депутатлар белән проблемнары булган Чаллы кешеләрен кабул итте. Сөйләшү барышында “Бердәм Русия” хәл итмәслек мәсьәләләр булуы да ачыкланды.
Үзенә карата хөкем эшендә Фәүзия Бәйрәмова соңгы сүзен әйтте. Ул “мәхкәмә Русия империясенә каршы ачылырга тиеш иде. Минем гаебем юк”, дип соңгы сүзен җиткерүгә, залдагы дистәләгән кеше “Азатлык” дип кычкыра башлады.
Узган елның декабрь аенда Казанда Бөтенрусия керәшен яшьләре форумы узды. Шушы форумның бер юнәлеше буларак, хәзер төбәкләрдә керәшен яшьләре җыеннары уза башлады.
15 февральдә Чаллы мәхкәмәсендә Фәүзия Бәйрәмованың, аның җәмәгатъ яклаучыларының чыгышын тыңланды. Гадәттә мондый чыгышлар хөкем эше ахырына якынлашканда ясала.
15 февральдә Чаллы хакимияте бинасы каршында уздырылган урам җыенына килүчеләр шундый фикерләрен әйттеләр. Урам җыенын КПРФның Чаллы бүлеге оештырды.
Чаллыда татар-башкорт көрәше буенча Муса Җәлил истәлеге бүләкләренә бәйге тәмамланды. Аның төп оештыручысы “Ватаным Татарстан” газеты, татар милли көрәш федерациясе. Быелгы ярышта да Башкортстан көрәшчеләре катнашмады. Югыйсә, бәйгене оештыручылар әйтүенчә, һәр елны аларга чакыру җибәрелә. Җиңүчеләргә бүләк акчалата бирелде.
“Ватаным Татарстан” газеты 1964 елдан батыр шагыйрь Муса Җәлил истәлеге бүләкләренә татар-башкорт көрәше буенча бәйге уздырып килә. Ярыш урыны итеп быел да Чаллы каласы сайланды. Бәйгедә 52 команда, 450гә якын көрәшче катнаша. Шулар арасында Оренбур, Новосибирск өлкәләре, Мари Иле такымнары да бар. Алар әлегә җиңүне максат итеп куймый.
1739 елда Кисәнбикә Байрасованы Екатеринбур уртасындагы мәйданда яндырып үтерәләр. Ул чукындырылганнан соң ислам диненә кире кайтуда гаепләнә.
Русия премьер-министры Владимир Путин Чаллыга булган сәфәрендә КамАЗ-Мастер такымы вәкилләре белән очрашты. Аннан соң КамАЗ ширкәте эшләренә тукталды.
Чаллыда “экстремистик” дип саналган кайбер язмаларга мәхкәмә эшләре барды һәм гаепләнүчеләр хөкем ителде. Милли Мәҗлес карарларына бәя биргән өч экспертның берсе мәхкәмә эшенә җәлеп ителде һәм сорауларга җавап бирде.
Шәһәрдә бүгенге көндә Татарстан журналистлары берлегенең 81 әгъзасы булуы билгеле. Ләкин алар арасында озак еллар, хәтта 20-40 ел дәвамында журналистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән шәхесләрнең булмавы да ачыкланды.
Фәүзия Бәйрәмовага карата барган мәхкәмә эшендә шаһитлардан сорау алу нәтиҗәләре шактый игътибарга лаек. Шаһитлар күрсәтмәләре буенча, татар зыялылары Милли Мәҗлес карарларын хуплый, анда җинаять эше күрмиләр.
дәвам