Менделеев районы Тихоново авылында да дуңгыз үрчетүне тергезеп җибәрү нияте белән йөрүчеләр бар. Менделеев мөселманнары шәһәр имамына үз ризасызлыкларын белдергән.
Калмаш авылы имам-хатыйбы Әхмәтбизан Борһанов авыл янында дуңгыз фермасы төзүгә каршы урам җыены оештыруда гаепләнеп мәхкәмәгә тартыла. Киләсе утырыш дүшәмбегә билгеләнде.
Хакимият Калмашта дуңгыз абзары түгел, бик алдынгы дуңгызчылык лабороториясе төзеләчәк дип ышандырса да, авылның очрашуга җыелган барлык кешеләре дә бертавыштан каршы чыкты.
Тукай район хакимияте башлыгы Васыйл Хаҗиев Калмашта дуңгыз абзары түгел, бик алдынгы дуңгызчылык лабороториясе төзеләчәк дип ышандырса да, авылның очрашуга җыелган барлык кешеләре дә бертавыштан каршы чыкты.
Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллы мәхкәмәсенең Рәфис Кашаповны өч елга төрмәгә хөкем итү карарын үзгәрешсез калдырды.
13 ноябрь Татарстан Югары мәхкәмәсе Рәфис Кашаповны өч елга ирегеннән мәхрүм итү карарын үз көчендә калдырды. Җәмәгать яклаучылары бу хәлне "Татарстанга 1937 ел килде" дип бәяләде.
Тукай районы Калмаш авылы халкы дуңгыз үрчетү фермасы булдыруга каршы җыен оештырды. Җыенны алып барган авыл имамы соңыннан полициягә чакыртылган.
10 ноябрь Тукай районы Калмаш авылы халкы дуңгыз үрчетү фермасы булдыруга каршы җыен оештырды. Күпләп килгән халык бертавыштан дуңгызчылыкка каршы тавыш бирде. Җыенны алып барган авыл имамы соңыннан полициягә чакыртылган.
Русиядәге башка коммунистларга кушылып Башкортстан һәм Татарстан коммунистлары да Октябрь инкыйлабының 98 еллыгын искә алды. Алар Русия хакимиятен халыкка каршы эшләүдә гаепләде.
"Татар милли хәрәкәтен таркату иң өстән килә. Коммуналчылар дәгъвасы барысы да әкият һәм уйдырма". Алабуга ТИҮенең соңгы утырышы шактый моңсу һәм күп сораулар белән узды.
Алабугада 28 октябрь узган милли хәрәкәтнең атналык утырышына халык аз килгән иде. Анда 21 октябрь көнне хокук органнары тарафыннан Алабуга татар милли хәрәкәте вәкилләренә каршы оештырылган тар-мар итүләр турында сүз барды.
Алабуга татар милли хәрәкәте вәкилләренә каршы оештырылган тар-мар итүләрне хокук органнары ТИҮнең коммунал чыгымнарны түләмәвенә бәйләп калдырмакчы.
Асаба халыклар оешмасының Чаллыдагы вәкилләренең берсе, “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзасы Булат Гатин 24 октябрьдә Чуашстан суверенлыгы көнен искә алып шәһәр урамнарының берсенә чыкты.
Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская Алабугада татар активистларын тоткарлауны тикшерүне үтенеп Татарстан прокурорына шикаять иткән.
Алабуга ТИҮе утырышында Хәтер көне белән бәйле кулга алулар, Казанга бару юлында тоткарлаулар турында фикер алышу булды.
Алабуга ТИҮе атналык утырышын уздырды. Биредә 11 октябрь Хәтер көне белән бәйле, моңарчы булган кулга алулар, Казанга бару юлларында тоткарлаулар турында фикер алышулар да булды.
Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләрен Казанда узарга тиешле Хәтер көненә җибәрмәү өчен полиция кулга алды, тоткарлады. Айдар Хәлимдә үлән чәе табылып тикшерү башланган.
Чаллыдагы милли активист, "Азатлык" татар яшьләре берлеген оештыручыларның берсе Тәлгат Әхмәдишин Азатлыкка әңгәмәдә 90нчы еллардагы вакыйгаларны искә алды.
Чаллыда язучы Фәүзия Бәйрәмованың "Ана" китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Автор әйтүенчә, әлеге китап чыкканчы ук аны "татар өчен сүз әйтмәгән кеше" турында язмаска үгетләгәннәр.
дәвам