Иске Татар бистәсендә туып үскән Нурания Биктимерова узган якшәмбедә Казанда үткән Печән базарында үзе хәтерләгән бистә тарихын сөйләде. Азатлык белән әңгәмәдә: "Бистә үзгәрде, төзекләндерелде, ләкин әвәлге матурлыгы, рухы юк. Хәзерге яңартылган йортларда яшәүчеләр белән аралашып булмый", диде ул.