12 октябрь Казанда Төркия консуллыгында ике көн элек Анкарада булган террор гамәле уңаеннан матәм игълан ителде. Бина өстендәге әләмнәр төшерелде. Бина эчендә матәм дәфтәре урнаштырылды. Анда теләгән һәркем килеп кайгы уртаклашу сүзләрен язды.
Узган ялларда Казанда чираттагы Open Space Market - дизайнерлар ярминкәсе узды.
12 сентябрьдә Казанның Меңъеллык бакчасында "Усадьба-Jazz" фестивале узды. Бакчада шулай ук ризык һәм кул эшләнмәләре киштәләре, балалар аланы оештырылган иде. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте һәм меңләгән казанлыны үзенә җәлеп итте.
Казанда узучы мөселман кинофестивалендә 7 сентябрьдә Салават Юзеевнең "Ишекне ябып чыгып китте" фильмы күрсәтелде. 15 минутлык комедия ир-ат иреге турында.
Бу көннәрдә Казанда социаль юнәлештә эшләүче иҗтимагый оешмалар (НКОлар) форумы уза.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы Айрат Фәйзрахмнов фикеренчә, 2030 Стратегиясен тиешлечә томышка ашыру өчен республикада бәйсез НКОлар һәм грантлар булырга тиеш.
Бу көннәрдә Казанда социаль юнәлештә эшләүче иҗтимагый оешмалар (НКО) форумы уза. Аның 18 августта Татарстан фәннәр академиясендә узган секциясе бу оешмаларның “2030 Стратегиясенә” кертә алган роленә багышланган иде.
1 августта Казанда яуган көчле яңгыр шәһәр юлларын чираттагы тапкыр суга батырды. Мисал өчен, Хөсәен Мәүлетов урамында җыелган яңгыр суы машиналарга үтәргә комачаулады һәм кайберләрен эштән чыгарды.
31 июльдә Камал театры каршында "Исән-фест" дип аталган татар җанлы музыкасы фестивале узды. Ул "Печән базары" бәйрәме кысаларында узды. Концерта Алканат, Оскар, Рәдиф Кашапов, Алма, Ачы таң, Аргымак кебек төркемнәр чыгыш ясады.
26 июльдә Русиядә хәрби диңгез флоты бәйрәме билгеләп үтелә. Казанда да ул киң колач җәеп үтте. Мисал өчен, Камал театры янында җыелган диңгезчеләр үз "су спорты чемпионатын" уздырды - хәрбиләр суга сикереп үзләренең һәм тамашачының күңелен ачты.
Бөтен дөньяда уза торган instameet Казанда бу юлы Иске татар бистәсендә үтте.
15 июльдә Казанның Иске татар бистәсендә инстаграмчылар җыены узды. Чарага 40-50 мобил фотография җанатарлары җыелды. Катнашучылар фотога төшерү серләренә төшенеп, үзләре өчен матур урыннарны ачты.
Каталония башкаласының баш архитекторы Винсент Гуайарт казаннарны Барселона архитектурасындагы заманча үзгәрешләр, киләчәк заман шәһәре трендлары белән таныштырды.
АКШның Русиядәге илчесе Джон Теффт журналистлар белән Казан сәфәре тәэсирләрен уртаклашты.
АКШның Русиядәге илчесе Джон Теффт 24 июнь Казан кирмәнендә булганнан соң, КНИТУда студентлар, аспирантлар һәм журналистлар белән очрашты.
АКШның Русиядәге илчесе Джон Теффт Казанга сәфәр кылды. 24 июньдә ул Казан дәүләт тикшеренү технолония университетында (КНИТУ) студентлар, яшь галимнәр һәм журналистлар белән очрашты.
Kazan Family бренды астында эшләүче дизайнерлар Габдулла Тукай, Рудольф Нуриев рәсеме төшкән футболкалар чыгара башлаган.
Kazan Family бренды астында эшләүче дизайнерлар Габдулла Тукай, Рудольф Нуриев рәсеме төшкән футболкалар чыгара башлаган. Бу мәшһүр татарларның массакүләм культурага мондый рәвештә беренче тапкыр керүе.
Казанда "Совет көнчыгышы плакаталары" күргәзмәсе ачылды. Плакатлар 1918-1940 елларда элекке совет республикаларында ясалган һәм төрле төрки, Кавказ телләрендә язылган.
5 мартта Казанда "Смена" заманча сәнгать үзәгендә совет көнчыгышы илләрендә ясалган пропагандистик плакатлар күргәзмәсе ачылды. Агитматериаллар төрле төрки телләрдә әзерләнгән. Күргәзмәне Мәрҗәни фонды һәм "Смена" үзәге оештыра.
дәвам