23 февральдә Казанда бал ярминкәсе ачылды. Татарстан һәм Башкортстаннан тыш анда Байкал, Алтай, Кавказ якларында җитештерелгән баллар тәкъдим ителә. Ярминкә 10 мартка кадәр эшләячәк.
21-25 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” дүртенче тапкыр “Арт-Галерея” күргәзмәсен кабул итә. Анда төрле юнәлештәге сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә.
Казанда яшь татар шагыйрьләренең беренче шигъри слэм бәйгесендә дистәләп шагыйрь көч сынашты. Араларында бераз танышлары да, таныш түгелләре дә бар иде.
Татарның яшь сәнгать әһелләре 21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан беренче татар шигъри слэмы уздырырга ниятли.
17 февральдә Казандагы урыс милләтче оешмалары вәкилләре Урта Азия һәм Кавказ арты илләре ватандашлары өчен виза тәртибе кертүне сорап пикет үткәрде.
17 февральдә Казанда “UNIS FAIR – дөньяның иң яхшы университетлары” дип аталган күргәзмә үтте.
15 февральдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе интернетта татар милләтеннән булган кешеләрне мыскыл иткән Павел Хотулевны гаепле дип тапты.
8-10 февраль көннәрендә театрның Кече сәхнәсендә Норвегия драматургы Йон Фоссе иҗат иткән “Җәйнең бер көнендә” спектакле күрсәтелә.
Казанда милли һәм дини хисләрдән оялучылар арткан. Бу фикерне психолог, фәннәр кандидаты Рамил Гарифуллин әйтә.
2 февраль Азәрбайҗан яшьләре көннәре буларак билгеләп үтелә. Казанның Халыклар дуслыгы йортында Азәрбайҗан яшьләре көннәренә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.
Казанның Вахитов районы прокуратурасы Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә эшчәнлеген тыюны таләп итә.
Амстердам университетында укучы Себер татары Әлфрид Бустанов татар кулъязмаларын өйрәнер өчен Казанга килгән.
1 февральдә Казанда Шаляпин фестивале башлана. 11 февраль көнне “Шагыйрь мәхәббәте” күрсәтеләчәк.
Бәләбәй эшкуары Рәүф Хәсәнов тарихи "Милләт" басмаханәсе бинасында төзекләндерү эшләрен март аенда тәмамларга ниятли.
Әл-Ихлас мәчетнең икенче имамы Рөстәм Сафин биш көнгә тоткарланып иреккә чыккач Азатлыкка мәхәллә тирәсендәге хәлләрне аңлатты.
25 гыйнварда Казанда яшь башкаручылар “Туым җондызы” керәшен җырлары бәйгесенә җыелды. Бишенче тапкыр үткәрелүче фестивальдә 5-25 яшьлек артистлар катнашты.
25 гыйнварда Татарстан Язучылар берлеге бинасында бер ел элек вафат булган шагыйрь, журналист, тәрҗемәче Равил Бохараевны искә алу кичәсе узды.
23 гыйнвар Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан композиторлары иҗатыннан торган антология тәкъдим итү кичәсе узды.
Түбән Кама хоккей мәктәбенең шәкерте, бүгенге көндә Канаданың “Эдмонтон Ойлерз” такымында уйнаучы татар егете Наил Якупов дөньяның иң яхшы хоккей лигасында уйнауга кереште.
Иркутски өлкәсендә Черемхово исемле шәһәр бар. Бүгенге көндә анда дүрт меңнән артык татар яши дип исәпләнә.
дәвам