Күптән түгел сүз иреген билгеләгән көннәрдә 82 яшьлек язучы Локман Закир тагын бер китабын чыгарды. Ул үзен оппозициядәге язучы дип саный. Аның бу китабына мәкаләләр, фаразлар һәм илдә барган вакыйгаларга кайбер шәрехләмәләре кергән.
Быел Актаныш авылы 300 еллыгын билгели. Бу датага багышлап актанышлар 19 майда Казанга үзешчәннәрнең зур концертын алып килде. Камал театры сәхнәсендә алар тәнәфессез өч сәгать мәйдан тотты. Концертта барлыгы 250 кеше катнашты.
16 майда Минзәлә театры Казан тамашачысына премьера күрсәтте. Ренат Харис әсәре буенча куелган “Күзләреңнән үбеп” дигән спектакль шагыйрь турында. Минзәләләр бу спектакльне Җиңүнең - 65, Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлаган.
Узган җомгада Казанда яшь язучылар иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Ул Татарстан язучылар берлегенең әдәби ел йомгаклары кысаларында булды. Бу хәл 75 ел эчендә беренче тапкыр икән.
Уфа галиме Әсфәндияровның “Минзәлә башкортлары авыллары” дигән китабы турында “Азатлык" сәхифәсенә “Татарстанда күпме башкорт яши?” дигән язма эленгән иде. Ул шактый кызу бәхәсләргә сәбәп булды. Бу китапка галимә Дөрия Рамазанова да үз фикерләрен белдерде. Китап белән Бөтендөнья татарлар конгрессында эшләүче милли хәрәкәт вәкиле Фәрит Уразаев та танышкан. Уразаев үзе Сарман районының Мортышбаш авылыннан.
Икенче дөнья сугышында риваятькә әйләнеп, телдән-телгә күчеп сөйләнгән Матросов батырлыгы сугыштан соң да озак еллар бернинди шиксез кабул ителә килде. Бары тик соңгы елларда гына Александр Матросов исеме артында Урал егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов торуы билгеле булды.
Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның “Турай, Миякә арасы – бар да меңнәр баласы” дигән кечкенә китабы чыкты. 56 битлек бу китапчык нибары 300 данәдә генә нәшер ителгән. Ул аны үз акчасына чыгарган.
65 ел элек фашизмны Җиңүгә татарларның керткән өлеше дә зур. Фронтта һәлак булганнар, каһарманнарча сугышканнар, яраланганнар арасында татарларның саны халкыбызның Бөек Җиңүгә кан белән түләве турында сөйли. Бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүендә язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рафаэль Мостафин һәм язучы Шаһинур Мостафин катнашалар.
Казанда татар әдәбиятына киләчәк яшь каләм әһелләрен барлау максатыннан әдәби бәйгеләр оештырылып тора. Апрель ахырында Казанда тагын бер конкурска - “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр бәйгесенә йомгак ясалды.
26 апрель - Габдулла Тукай туган көнне татар халкы Шигърият бәйрәме һәм Туган тел көне буларак билгеләде. Бу көнне халык алдында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары да игълан ителде.
23 апрельдә Казанда Татар федераль милли-мәдәни мохтәрияте “Русиядә гражданнар җәмгыяте үсеше процессында татарларның милли-мәдәни мохтәриятләре” дигән конференция үткәрде. Аның кысаларында “Халкым мирасы” дигән тупланманы тәкъдим итү чарасы да узды.
26нчы апрельдә Казанда элек бер Шигырь бәйрәме генә булса, хәзер ике бәйрәм үтә. Габдулла Тукай һәйкәле янындагы Шигырь бәйрәменнән тыш, Бауман һәм Университет урамнары кисешкән урында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дә уза.
Башкорт галимнәренең Татарстанның көнчыгышында татарлашкан башкортлар яшәве турындагы фаразы бәхәсләр уята. “Татарстанда күпме башкорт яши?” дигән мәкаләдә Әнвәр Әсфәндияровның “Минзәлә башкортлары авыллары” дигән китабындагы кайбер бәхәсле фикерләре турында язган идек.Бу юлы XVII-XVIII гасырлардагы Минзәлә өязе түгел, хәзерге Актаныш районында яшәүчеләрнең милли үзаңы белән кызыксындык.
Быелгы җанисәп алдыннан Башкортстанда алып барылган башкортлаштыру сәясәтендә андагы татар матбугаты да катнашырга мәҗбүр.
Чаллыда яшәүче җырчы Марсилия һәм аның концертларын оештыручы Ришат Йосыпов ерак сәфәрдән – Томски, Иркутски, Хабаровски якларыннан кайтып Казахстан белән Кыргызстанга юл тотты. Казаннан сәнгатькәрләр сирәк бара торган ерак төбәкләргә милли моң илтүчеләр белән ике сәфәр арасында сөйләшеп алдык.
Яңа чыккан “Миңтимер Шәймиев һәм Татарстан” китабында республиканың беренче президентының гайре рәсми хәлдә төшкән фоторәсемнәре күпчелекне тәшкил итә. Ул Шәймиевне һәм аның президентлык чорын яңача күзалларга ярдәм итә.
Татар милләте бар, аның тарихы, теле, язмышы бар. Шул ук вакытта аның географиясе дә бар. Хәритәдә татарлар яши торган урыннарны билгеләп чыксак, ул шактый чуарланып кала. Һәм без татар халкы бөтен дөньяга сибелгән, дибез.
30 мартта Туймазы татар дәүләт драма театрында Зөлфәт Хәкимнең “Легионер” спектакле куелды. Бу пьеса 2007 елда “Яңа татар пьесасы” бәйгесенең җиңүчесе булган иде.
Җанисәп якынлашкан саен, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче халыкны башкорт булып язылырга өндәүләр системалы төс ала. Бу эшкә матбугат чаралары җигелә, аларга азыкны галимнәрнең соңгы елларда чыккан хезмәтләре бирә.
27 мартта Казанда халыкара театр көнен билгеләделәр. Бу көнне Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Яңа татар пьесасы - 2009” конкурсына йомгак ясалды.
дәвам