Спектакль Фатих Кәримнең тормышында моңа кадәр аз билгеле булган “үлем баржасы”ннан котылу күренеше белән башланып китте. 1941 елда бик күп тоткыннарны йөк ташый торган баржага төяп, Казаннан алып китәләр. Барганда төнлә көймәгә ут каба. Тоткыннардан өч кеше исән кала. Шуларның берсе Фатих Кәрим була. Аны яңадан төрмәгә озаталар. Котылып кайткач, Фатих Кәрим бу вакыйганы хатыны Кадриягә сөйли. Кадрия ханым бу турыда еллар узгач кына искә ала.
Спектакльдә бу вакыйга драматик тирәнәйтелеп, Фатих Кәримнең тоткынлыктан азат ителү вакытына туры китерелеп күрсәтелә.
Сәхнә әсәрендә Фатих Кәрим шагыйрь буларак та, Ватанына тугрылыклы яугир һәм сөйгән Кадриясен, ике кызы – Ада белән Ләйләне өзелеп яратучы ир буларак та ачыла. Аның кешелеклелек сыйфатлары бигрәк тә Усманов фамилияле кеше белән очрашуларында калку күренә. Усманов Фатих Кәримгә бик күп этлекләр эшләгән.
Спектакльдән соң сәхнәгә шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова менде. Ул театр коллективына рәхмәт әйтте һәм тамашачыларга бер хат күрсәтте. Бу Кадрия Ишукованың ире Фатихка язган соңгы хаты, Фатих Кәрим аны укырга өлгермәгән. Хат әлеге көнгә кадәр ачылмаган. Һәм “без аны ачып укымаячакбыз да”, диде Ләйлә Кәримова. Ул Фатих һәм Кадрия образларын башкарган артистларга әтисенең китапларын бүләк итте. “Бу китаплар әтием белән әниемә”, диде ул.
Тамашачылар арасында спектакльдәге тарихи персонажларның да туганнары бар иде.
Минзәләләр спектакльне Камал театры сәхнәсендә уйнады. “Күзләреңнән үбеп” спектакле башка халыклар, башка милләтләр өчен зур мәдәни вакыйга булмаса да, татар халкы өчен ул көтелгән, кирәкле сәхнә әсәре булды. Тамашачылар һәр күренешне алкышлар белән озата барды. “Бу алкышларда артистлар уенына соклану гына түгел, Фатих Кәримне ярату, аны сагыну нык сизелә”, дип бәяләде моны тәнкыйтьче, “Сәхнә” журналында эшләүче Асия Юнысова.
“Күзләреңнән үбеп” спектакле - драматик повесть. Аны сәхнәгә Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ренат Әюпов куйган.
Фатих Кәрим ролен Ренат Бәдретдинов, шагыйрьнең хатыны Кадрия Ишукованы Динара Акмәтова башкарды.
Шулай итеп татар сәхнәсендә Фатих Кәримнең сәхнә образы да туды. Дөрес, былтыр Уфа “Нур” татар дәүләт театры да “Ясмин гөле” дигән спектакль-уйлануда шагыйрь образын сәхнәләштергән иде.