Урыс активисты Михаил Щеглов Төмән районы Каскара татар мәктәбе проблемын Татарстанда татар теленә каршы сәясәтен үткәрү өчен куллана.
Ханты-Манси бүлгесендә аз санлы җирле халыкларны парламенттагы вәкилләреннән мәхрүм итүче документ кабул ителде.
Татарстан президенты сүзчесе булып эшләгән Андрей Кузьмин "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе булып килә.
Татарстанның җыр һәм бию ансамбле Җәлил театрында булган концертта 80 еллык уңаеннан әзерләнә торган тамашадан "Җыен" биюен дә күрсәтте.
Гади халыкка Мисыр белән Төркиягә йөрү тыелгач, Русиядә Сүриягә сугышка, Арктикага турлар оештыру тәкъдимнәре яңгырый башлады.
Галим Марат Колшәрипов РЕН-ТВ каналында Зәки Вәлиди, "Күк бүре" оешмасы, ТӨРКСОЙга яла ягуны Русиядә милләтләрне һәм милли республикаларны юк итүне максат иткән сәясәтнең дәвамы дип бәяли.
Русия җитәкчелеге кризисның иң авыр вакытын уздык, дип белдергәндә, белгечләр 2018 елда да икътисадның түбән тәгәрәвен фаразлый.
АКШ президенты Барак Обаманы, кара тәнле булуына ишарәләп, маймыл баласы итеп сурәтләгән календарь такталар Казандагы "Бәхетле" кибетләрендә инде сатуда юк.
Крганов Төркия белән араларны вакытлыча өзәргә, Гайнетдин низагны җайга салырга чакыра, Таҗетдин Төркия гафу үтенергә тиеш ди.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова конгресс утырышына килмәскә кушканнар. Шуңа ул 65 яшьлеген Төркиядә каршы ала. Аның "Күчем хан" романы төрекчәгә тәрҗемә ителде.
Татарстан, Русиянең Азия өлеше, Мордовия мөфтиләре Калмаш авылы имамының дуңгыз фермасына каршы чыгышын хуплый һәм хокукларны яклап көрәшү кирәклеген белдерә.
TürkVizyonның Татарстандагы хезмәттәше булган "Мәйдан ТВ" каналы директоры Дамир Дәүләтшин Истанбулда үтәчәк бәйгегә бару-бармау өчен республика рәсмиләре күрсәтмәсен көтә.
Авыр йөк машиналары йөртүчеләрнең 30 ноябрь Мәскәүдә буласы протест чарасы 3 декабрьгә күчерелә. Казандагы машина йөртүче "Платон" системасы аша түләү тауар бәяcенең кискен күтәрелүенә китерәчәк ди.
Русия мәдәният министры илдәге төрки республикаларга ТӨРКСОЙ белән элемтәләрне өзәргә боерды. Татарстаннар арасында "акылсыз адым", "ашыгып үтәргә кирәкми", диючеләр бар.
Русиядә Төркия тауарларын сату тыелса, бәяләр артачак, аларның урынын Кытай тауарлары алачак ди икътисад белгече.
Alqanat төркеме 26 декабрьдә Казандагы Bioport клубында концерт кую сөйләшүләрен башлаган, әмма аларга "Татарча рок безнең форматка туры килми", дип белдергәннәр.
Екатеринбурда ачылган Ельцин үзәге Русиядә ачылган беренче шундый үзәк. Биредәге китапханә, музей һәм күргәзмә Русиянең элекке президенты Борис Ельцин мирасын сурәтли.
Русия мәктәпләрендә урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясенең өлгесе әзер. Документта бакчада һәм мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләрен урысча гына итү күзаллана.
Керәшеннәрнең "Чиркәү көйләре" дискының икенчесе дөнья күрде. Чиркәү җырларын Казан консерваториясендә укучы һәм бетергән җырчылар башкарган. Өченче дискны да чыгарырга ниятлиләр.
Конгресс башлыгы Закиров милләт үсешен чибәрлек бәйгеләре, Сабантуйларда күрсә, федерал татар мохтарияте рәисе Гыйлметдинов Татарстан министрлыклары эшен үзенеке итеп күрсәтә.
дәвам