17 ноябрь – Казанда "Татарстан" һава ширкәте очкычы һәлакәткә юлыгып 50 кешенең гомере өзелгәнгә ике ел. Тикшерү нәтиҗәләре әле дә игълан ителмәде. МАКны гаепләүләр арта.
Мисырның сивил авиация министры Русия очкычы бомба шартлау сәбәпле һәлакәткә дучар булуга әлегә дәлилләр юк дип белдерде.
Блогер Никита Ишморатов: "Казан үзәгендәге велосипедчылар юлы өчен бирелгән акчалар кая киткән", дигән сорау куя. Ул тикшерү үткәргән.
Башкортстандагы Золотоношка мәктәбенә дәреслекләр янәсе экстремист әдәбият таратып ята дип шикләнелгән Мәскәүдәге украин китапханәсе аша алынган булган.
Төмән янындагы Кырынкүл авылында Русиядә репрессияләр системасын булдырган Дзержинскийга һәйкәл тора. Төмәннәрнең бу һәйкәлгә мөнәсәбәте төрле.
30 октябрь Татарстан Конституция мәхкәмәсендә ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәтнең Казанда урам җыеннары уздыру мөрәҗәгатьләренең кире кагылуы турында шикаяте карала.
Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне күзәтеп Татарстан хөкүмәтенә җиткереп тору эше "Татмедиа"га йөкләнде.
Русиядә хакимият ВГТРКга акчаларны арттыра. БСТ һәм ТНВның финанс хәле төрле. Халык арасында телевизордан гел сугыш турында гына сөйләүдән туючылар да бар.
Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская Алабугада татар активистларын тоткарлауны тикшерүне үтенеп Татарстан прокурорына шикаять иткән.
Республиканың туризм комитеты Татарстанны 2020 елга Русиядә медицина туризмы өлкәсендә иң алдынгы итәргә тели. Белгеч исә Татарстанда медицина туризмының үсеп китәчәгенә шик белдерә.
Гагауз җитәкчесе Ирина Влах җитәкчелегендәге төркем рәсми сәфәр белән Татарстанга килде. Белгеч Молдовадан аерылып Русиягә кушылу кәефенең Гагаузда сүрелә баруын әйтә.
Психологлар Татарстанда уен шаукымына бирелүчеләр арта бара дип белдерә. Рамил Гарифуллин үсмерләрнең 20%лабының бу чир белән авыруын әйтә.
Франциядәге Татарстан вәкиле Искәндәр Йосыпов Европа татар оешмаларында бизнес вәкилләре дә булса, алар иреклерәк яшәр иде дигән фикердә.
Татарстанда татар классик музыкасын үстерү билгеләнгәнме? Белгечләр классик музыка шул өлкәдәге бизнесменнарга дәүләттән акча каеру өчен генә кирәк дип белдерә.
Ноябрь ахырында Төмән өлкәсе себертатар автономиясенең беренче корылтае үтә. Активистлар автономиянең себертатарларның милли, социаль-икътисади мәсьәләләрен хәл итү өчен төзелгәнлеген әйтә.
Татарстанда Түбән Кама районындагы өч авыл үзсалымга каршы чыкты. Авылларда референдум үткәреп үзсалымга дип җыелган акчаның кая киткәнен белмәүчеләр дә бар.
Төмән шәһәр думасы депутаты Альбина Селезнева Ермакка һәйкәл кую эшләрен башлап җибәргән. Себертатарлар моңа каршылык белдерә.
7-12 октябрьдә Казанда II Төрки яшьләр фестивале үтә. Оештыручылар, вакыты туры килсә, яшьләргә Хәтер көненә дә барырга тәкъдим итәчәкбез дип белдерә.
Русия – Европада иң күп тартучы ил. Татарстанда да тартучылар кимеми. Казан мәктәбендә укучы үзләренең тәмәке сатып алу өчен ялган документлар ясавын, кеше-кара күрмәгән җиргә китеп тартуларын әйтә.
Русиянең федерация шурасы илнең хәрби көчләрен Сүриядә куллануга ризалык бирде. Сүриянең Хәсәкә шәһәрендә яшәүче Ифира Хәлимова Азатлыкка үзләрендәге вазгыять турында сөйләде.
дәвам