10 июньдә Олы Кайбыч авылында Денис Бартязовны җирләделәр. Ул БДИны начар бирдем дип борчылган булган.
"Метроэлектронас" җитәкчесе Казан метросында "урыс теле белән бергә татар телен генә куллану башка милләтләрдә ризасызлык тудырачак" дип белдерә.
Кырымда яшәүче тарихчы-галим Владимир Поляков ярымутраудагы тарихи атамаларны кире кайтару өчен хәзер иң кулай вакыт дип белдерә, әмма Мәскәүдәге түрәләр рөхсәт итәрме дигән сорау да куя.
19 ел Татарстанга җитәкчелек иткән Фикрәт Табиев 87 яшендә Мәскәүдә вафат булды.
Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: "Үз кабыгыбыз эченә генә бикләнеп яшәсәк – югалтабыз гына", дип белдерә.
30 майда "Иске Казан Түгәрәк уен" фестивале узды. Халык иҗаты үрнәкләрен башкаручылар Татарстанда арта бара.
Хокук яклаучы Путинның тыныч вакытта һәлак булган хәрбиләр турында мәгълүматны сер итеп саклау фәрманын мәхкәмәдә шикаять итәргә җыена.
Кырымда "Миллет" телеканалы 1 сентябрьдә эшләп китәчәк. Аның җитәкчесе Сейран Мамбетов дәүләт каналы булганга, беренче чиратта дәүләт мәнфәгатьләрен яклаячакларын белдерә.
Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов укытучыларны урам каравылы, Сабантуй, сайлау кебек чараларга җәлеп итүгә каршы.
Фермер Ленар Нигъмәтҗанов бер ел эчендә ягулыкка, ашламаларга, техникага яңа җиһазларга бәяләр арты ди.
Русиядә эшләү һәм яшәү хокукы алу өчен мигрантларга тарихтан Русия җитәкчелеге алып барган сәясәткә яраклаштырылган, дөреслеккә туры килмәгән сорауларга җавап бирү кирәк.
Кырымда дәүләт шурасының кырымтатар телен башка фәннәр белән бер дәрәҗәдә укытуга каршы чыгуы Русиядә милләтләргә каршы барган сәясәтнең дәвам итүен күрсәтә.
Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов 20 майда баш мөхәррирләрнең сорауларына җавап бирде.
Хәрби комиссариат Тимур Мамайосыповның Төньяк Кавказда һәлак булганлыгын белдерә. Блогерлар Тимурның һәм ике иптәшенең Украина көнчыгышында һәлак булганлыгы мөмкинлеген тикшерә.
Русиядә, Татарстанда да үлүчеләр саны арткан. Белгечләр медицинаны оптимальләштерү көрчеккә төртелде дип бәяли.
Урыс активистлары "Русиядәге милли республикаларда урыс телен һәм милләтара килешеп яшәүне коткарыгыз" дигән мөрәҗәгать таратты.
"Бәрәкәт" ансамбле җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин Татарстанның милли уен кораллары оркестры оештырылса, Болгар, Казан ханлыгы чорында уйналган моңнар яңадан туар иде ди.
11 майда Татар яшьләре форумы, "Иман" ислам мәдәнияте үзәге вәкилләре Бишбалта зиратын җыештырырга барды.
25 апрельдә Җәлил театрында Ана теле көненә багышланган тантана үтә. Бу чара вакытында Тукай бүләкләре дә тапшырылачак.
Татар, башкорт милли сәнгатен дөньяга таныткан ансамбльләр, балалар фестивальләре дә Җиңүнең 70 еллыгын пропагандалауга алынды.
дәвам