Бизнесмен Ринат Насыйров Русиядә азыксыз да тора ала торган "Айта" токымлы сыерлар булдыруга шикләнеп карый. Русиянең ит-сөт җитештерү тармагының 90%ка чит илләргә бәйле булуын әйтә.
Сайлауларда хәрәмләшүгә, Русиянең Украинага карата сәясәтенә протест белдереп килгән активист Илдар Дадинны Мәскәү мәхкәмәсе 27 мартка кадәр өй сагы астына алу карары чыгарды.
Журналистлар арасында ТНВда йөз кешене кыскартачаклар дигән сүз таралган. Җитәкчеләр дә кыскартулар булачагын кире какмый. Йә хезмәткәрләр, йә хезмәт хаклары кимиячәк.
КФУ галиме Искәндәр Ясәвиев сак астына алынган җиде бала әнисе Светлана Давыдованы иреккә чыгару таләбе белән ФСБ бинасы янында ялгыз пикет үткәрде.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле 2015 елда татар гаскәриләренә һәм татар туена багышланган програмнар эшләргә җыена.
Шагыйрь Ренат Харис "Кара Пулат" операсы да "Алтын Казан" кебек үк татарның музыкаль театры булсын өчен әзерләнде дип белдерә.
Удмурт дәүләт университетында удмурт филологиясе факультетын журналистика факультеты белән берләштерергә җыеналар.
Тверьнең "Премьер" театры татар халык әкиятләренә нигезләнеп "Алтынчәч" спектаклен күрсәтте. Бу әсәр театрның даими репертуатрында урын ала.
Кырымнан килгән 50 егет һәм кыз 5 гыйнварда Казанның икътисад, идарә һәм хокук институтында укуларын башлап җибәрде.
Эстония президенты Тоомас Һендрик Илвес Русия хакимиятләрен фин-угыр халыкларын ассимиляцияләү сәясәте алып баруда гаепләде.
"Акчарлак", "Безнең гәҗит", "Ирек мәйданы", "Сираҗи сүзе" басмалары 2014 елга йомгак ясады. Нәширләр елның уңышларын һәм кыенлыкларын барлады.
Әдәбият галиме Азат Әхмәдуллин театрларда татар тарихына игътибар җитмәвен, тәнкыйди мәкаләләр аз язылуын әйтә.
Белгечләр бәя төшереп кенә ялган аракы эчүчеләр кимемәячәк, эчүчелек артачак кына дип белдерә.
Русиядә бер генә мөфти була аламы дигән сорауга белгечләрнең карашлары төрле. Берәүләр моны хуплый, икенче берәүләр бүгенге вазгыятьтә булмастай хәл икәнлеген әйтә.
Татар телен бар дип дә белмәгән, татарча хаталар белән язылган, татар әлифбасы булмаган бренд өлгеләрен Казан башлыгы Илсур Метшинга тәкъдим итәргә җыеналар.
Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт хәмерле эчемлек сатудан бюджетка кергән акчаларга кылынган гамәлләрнең юньлегә илтмәвен әйтә.
Төмән өлкәсендәге Яркәү авылында чәршәмбе таңында дүрт бала бикле өйдә янгында һәлак булды.
Әлбир Крганов дини, милли лидерларны һәм эшмәкәрләрне берләштереп оештырылган проектларның милләткә файдасы зуррак булачак дип әйтә.
Татар авылларындагы кибетчеләр, бәяләр нык арту сәбәпле, халыкның кәефе төшкәнлекне белдерә. Русиянең Украинадагы сәясәтен сүгүчеләр дә бар.
Перворульски шәһәрендә мәхкәмә милләтара низаг чыгарырга теләгән дип гаепләнүче мөслимә Эльвира Солтанәхмәтова эшен 23 декабрьдә янә караячак.
дәвам