Татарстан халыкларының электән үк сакланып калган гореф-гадәтләрен, үзгә бәйрәмнәрен, йолаларын саклау кануны кабул ителмәсә, иртәгә соң булырга мөмкин.
Казан хокук яклаучылары Алексеевскида, Чистайда һәм Түбән Камада тоткарланып җәберләнгән мөселманнарның якыннары белән очрашты.
Минзәләдә өч бала әнисе Лилия Васильеваның (Хаҗиева) карындагы баласы белән үлемен җентекләп тикшерү таләбе белән район прокуроры исеменә язылган мөрәҗәгатькә имза җыелды.
Татарстанда югары урыннарда утырган түрәләр, аларның якыннары табигатьне юк итеп коттеджлар төзү эшен дәвам итә.
Түбән Камада тоткарлау урынында газапланган Рафаил Зариповны Казан хокук яклау үзәге яклаячак. Андагы полиция "Дальный"дан да коточкычрак вәхшилек кылган, диде Азатлыкка бу үзәкнең юристы.
10 декабрьдә Яшел Үзәндә "Русия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле" дип аталган конференциядә Русия төбәкләрендәге татар тарихын язучыларның җәмгыяте төзү мәсьәләсе дә күтәрелгән.
Башкортстандагы украин рухлы һәркем Украинаның Европага йөз тотуын тели. Бу хакта Азатлыкка Башкортстан украиннары милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Владимир Дорошенко белдерде.
12 декабрьдә Барселонада "Татар һәм рус музыкасы энҗеләре" дип аталган классик музыка концерты була. Концертта күпчелеге татар көйләре яңгыраячак.
Төмән өлкәсе вице-губернаторы дини һәм татар оешмалары үзара талашып яшәсен өчен кушып мәкалә яздыра. Бу хакта Азатлыкка Төмән татарлары җәмәгать эшлеклесе белдерде.
"Татарстан" һава ширкәте җитәкчесе Әхсән Гыйниятуллинның эшеннән алынуы "Татарстан" белән "Ак Барс Аэро"ны бергә кушуга беренче адым була ала дип саный авиация белгече.
Дөньяның опера сәхнәләрен яулаучы Альбина Шаһиморатованың Татарстанда мәдәният елы уңаеннан Казанда татар җырларыннан гына торган концерт куясы килә.
Җомга төнендә Татарстанда керәшен авылларында тагын ике чиркәү янып китте. Бу янгыннар республиканы тотрыксызландыру өчен махсус оештырылган мәкерле план түгел микән дигән шикләр бар.
Авиация белгече Магомед Закаржаев Азатлыкка Татарстандагы һава ширкәтләренең берләшкән очракта гына яшәп калачагын белдерде.
"Мәгариф" белән "Гаилә һәм мәктәп" журналларының икесенә бер җитәкчелек һәм хезмәткәрләр булачак. "Татмедиа" журналның эчтәлеген дә үзгәртү ягында.
"Татарстан" һава ширкәте 12 ноябрьдән башлап сигез рейсын туктатты. Ширкәт бүтән очышларны киметү булмаячак, туктатылганнар яз көне яңартылачак дип белдерә.
Русиянең атказанган очучысы Наил Әхмәтшин фикеренчә, бик күп җитешсезлекләр бергә кушылганда очкыч һәлакәткә юлыга.
Республикадагы керәшен авылларындагы мәктәпләр ябылганда керәшен оешмасы миллилекне үсмерләр күңеленә җәйге лагерьда салырга тырыша.
Казанда 17 ноябрьдә үтәчәк "Рус телен яклау маршы"на рус милләтчеләре башка төбәкләрдән дә үз тарафдарларын чакырды. Белгечләрнең бу чарага карата фикерләре бер төрле генә түгел.
Чехия театрлары "Театрлар төне"нә әзерләнә. Бу чара халыкны театрга якынайту максаты белән үткәрелә. Сентябрьдә Башкортстанда "Театрлар төне" үтте инде.
Камал театры мөдире Илфир Якупов фикеренчә, үзгәрешләр даими булып торырга тиеш һәм ул театр эшли, исән дигәнне күрсәтеп торачак.
дәвам