Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Русия башка илләр янында зур дәүләт булуы белән Алтын Урдага бурычлы дип исәпли.
Хәтер көне елдагыча иртәнге сәгать 10-да Ирек мәйданында башланып китеп, Казан кирмәнендә Казанны яклап шәһит киткәннәр рухына дога кылу белән тәмамлана.
Татар җәмәгатьчелеге янә зур югалту кичерә. Күренекле әдәбият галиме, профессор, язучылар берлеге әгъзасы, "Мирас" вакыфын оештыручы Флүн Мусин вафат.
Быел Куликово кырында урыс князе Дмитрий Донскойның 1380 елда татар-монголларны җиңүен зурлап бәйрәм ителә. Әлеге бәхәсле “җиңүгә” 629 ел.
Томас Нигъмәтҗанов Русия Федерациясендәге халыклар, шул исәптән Федерация үзе дә куркыныч астында дип уйлый.
Әхмәт Сәхәпов Туфан Миңнуллиннны “Мирас” журналын ябарга йөрүдә гаепли, Туфан Миңнуллин исә, "журналны саклап калу өчен йөрим", ди.
Яшьләр арасында телевизор караучылар кими, интернетка керүчеләр арта. "Яшьләр интернет аша берләшсә, татар халкы да алга китәр иде."
Татарстанга килеп эшләүче тау халыклары тормышына “Безнең гәҗит” тә игътибар итә. Мигрантларны халык та яратып бетерми, сораштырулар да шуны күрсәтә.
Татар җәмәгатьчелегендә сугыш чорының катлаулы тарихы тирәсендә бәхәсләр дәвам итә. Рафаэль Мостафин үзенең Гариф Солтанны яратмавын "ул Русияне таркату өчен эшли", дип аңлата.
“Шәрык” клубында үткәрелә торган ифтар мәҗлесләрендә дин, тел, милләт, татар матбугаты турында да сөйләшәләр.
Русиянең монополиягә каршы көрәшү хезмәте бәяләрне үстермәү өчен төрле чаралар кабул итсә дә, ягулык, сөт бәяләре арта. Ә авыл халык сөтне бушка диярлек тапшыра.
Русиядә яшәүче татарлар арасында ватанпарвәр шагыйрь булып танылган Муса Җәлил тирәсендә бәхәсләр дәвам итә. “Мирас” журналның 6-7-нче саннарында “Барбаросс” инкыйразы” исемле яңа тарихи драма басылып чыкты.
“Селигер-2009” гомумрусия җыеныннан Татарстан яшьләре кайтып төште. Алар җыенның “Лидерлык” дип аталган сменасында катнашкан.
Татарстан балалары мәктәпкә кергәнче үк чит телләрне өйрәнә башламакчы. Җитәкчеләр татар телен дә читтә калдыру ягында түгел.
4 августта югары уку йортларында укырга керүчеләр исемлеге билгеле булды. Хәзер уку йортлары кырмыска оясын хәтерләтә.
Якшәмбе көнне Казанда физика-математика, техника фәннәре докторы, профессор Рәис Бохараев иске татар зиратында җирләнде.
Татарстанга күчеп кайтырга мәҗбүр булучыларга, качакларга 140 елдан соң гына фатир бирергә мөмкиннәр
Җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы Рәмис Әширов, тәхәллүсе Яшәсен Ватан әнә шулай дип уйлый. Һәм илаһи моңны коткару юлларын тәкъдим итә.
“Безнең гәҗит”нең чираттагы санында Русия түрәләре турында уйланулар, караучысы булмаган сугыш ветераны тирәсендәге ыгы-зыгыга, “Сәләт” аланына багышланган.
Татарның яшь язучылары, шагыйрьләре татар әдәбиятының киләчәген Язучылар берлеге кысаларында гына күрми. Татар китаплары укылсын, сатылсын өчен нинди чаралар күрергә кирәк?
дәвам