27 июльдә уку йортлары кемнең кайда укырга керүе турында исемлекләр чыгарды. Ата-аналар, булачак студентлар уку йортларын камап алды. Быел милли бүлекләргә абитуриентлар игътибар бирми.
Ниһаять, бу көн килде. Бүген мәктәпне тәмамлаучылар югары уку йортларына укырга керүләрен яки исемлекләргә эләкмәвен белә ала.
Татар матбугатына язылу бермә-бер кимегән. “Татарстан почтасы” төгәл саннарны яшерә. Татарстанда ярты еллыкта басмаларның да тиражлары төште.
Татарстанда оппозиция вәкилләре хакимияткә каршы көрәшүче депутатлар калмады, әмма дәүләт оппозициягә каршы көрәш алып бара, ди алар.
Татарстанда мәгълүмат технологияләре өлкәсендә югары белемле белгечләр һәм инженерлар үсеп чыгарга мөмкин. IBM технология мәктәбе татар яшьләренең “Сәләт” лагерында әнә шул эшне башлап җибәргән.
Шәһәр урамнары праваслаулар белән тулды, чиркәү чаңы Казанны камап алды. 21 июль көнне Казанда Изге Ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше үтте.
Татарстанга күчеп кайтырга мәҗбүр булган 327 гаилә фатир ала алмыйча интегә. Күчеп кайтучы татарлар үз хокукларын даулап, Татарстанның федераль миграция идарәсе каршында пикет уздырды.
Мәктәпләрдә укулар башланырга ай ярым вакыт бар. Милли хәрәкәт вәкилләре халыкның игътибарын милли мәгариф проблемаларына юнәлтү өчен пикетка чыкты.
Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Дуслык” лагере Русиянең төрле төбәкләреннән тагын татар яшьләрен җыйды.
Русиядә югары уку йортларында туган телдә белем бирүне тыю юкка чыгарыла. Мәскәү милли телләрдән бер адым артка чигенде.
Белградка Җәйге Универсиада уеннарын күзәтергә, тәҗрибә тупларга Татарстан рәсмиләре дә барды. Казан Универсиада вакытында татарлыкны да күрсәтергә тели.
2008 елдан башлап 8 июль бар Русия күләмендә гаилә көне буларак билгеләнә. Ул христиан дине изгеләре Петр һәм Феврония хөрмәтенә оештырыла.
Шушы көннәрдә татар дөньясында ике зур вакыйга булды. “Идел” яшьләр үзәге һәм Татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте оешмалары оештырылуга 10 ел тулды.
“Путин урыс булмаган халыкларның дошманы булуын күрсәтте” дигән шигарьләр астында урам җыеннары дәвам иттерелә.
Анда “Русиядәге милли сәясәт нигезләре” федераль кануны концепиясе Советлар иленең хаталарын кабатлый диелгән.
Урыс матбугаты “Тынычлыкның яратылышы” (“Сотворение мира”) фестивален Татарстан башкаласы Казанда дип кенә түгел, ә татар мәркәзендә үтте дип яза.
Газетның чираттагы санында матбугатка көчләп яздыру, татар илендәге Сабантуй, җырчы Илсөя Бәдретдинова турында язмалар урын алган.
Татарстан керәшеннәре корылтае вәкилләре борынгы керәшен киемнәрен, җыр-моңнарын, гореф-гадәтләрне саклап калып булырмы дигән сорау куя?
Казанда Татарстан керәшеннәренең II корылтае узды. Корылтай керәшен оешмаларын һәм зыялыларын төп оешма тирәсендә берләшергә чакыра.
Татарстанның “Сәләт” оешмасы балаларны татарларның шанлы вә данлы тарихы белән таныштыра. Биектау районында урнашкан Иске Казан шәһәрендә “Сәләт” яшьләренең I җыены узды.
дәвам