Милли хәрәкәт вәкиләре Явыз Иван дәвамчылары һаман да тынычлана алмый, ди. Казанда Рәфис Кашаповны яклап уздырылган каршылык чаралары дәвам итә.
13 июньдә Болгар шәһәре тыюлыгында Изге Болгар җыены үтте. Быелгы җыен гадәттәгедән киңрәк һәм оешканрак төстә узды. Милли җыенга 15 меңнән артык халык җыелды.
Русиянең Төркиядәге илчесе Владимир Ивановский җитәкчелегендә “Төркиядә Русия ватандашлары: тарихы һәм бүгенгесе” дигән китап басылып чыкты. Китап урыс телендә нәшер ителгән.
Татарстанның театр сәнгате әһелләре киләчәктә Башкортстанда үткәрелүче “Туганлык” фестивале белән “Нәүрүз”не бергә оештыру турында хыяллана.
“Безнең гәҗит”нең чираттагы санында укучы хатлары күпләп урнаштырылган. Ләйсән Гайнетдинованың “Әсирлектә узган гомер” язмасы татар матбугатында Җәлил һәм җәлилчеләр турында барган бәхәсләрнең дә очына чыгарга ярдәм итә.
Соңгы елларда татарны спорт уеннары дөньяга таныта һәм үзара берләштерә башлады. Финляндия яшәүче татарлар да Казанга футбол уйнарга килә.
Бәйсез татар журналистларының “Матбугат” клубы шимбә көнне ябык сабантуй үткәрде. Милли журналистика әһелләре ял вакытында ни турыда сөйләшә?
Татар милләтенең киләчәге яшүсмерләрнең “Ялкын” журналында да күренә. Нәшер ителә башлавына 85 ел тулган “Ялкын” журналын барлыгы 6 меңгә якын бала укый.
Казанда нәшер ителүче “Звезда Поволжья” газетына ябылу куркынычы яный. “Шовинистлар! “Звезда Поволжья”дан кулыгызны алыгыз!” дигән шигарь белән милли хәрәкәт пикет оештырды.
Республика бюджетына төзәтүләр кертелде. 2009-2011 елларда тотыласы акча шактый киметелә. Бу милли-мәдәни үсешкә, мәгарифкә зыян китерә ала.
Урыс праваслау чиркәве мәктәпләргә, хастаханәләргә генә үтеп кереп калмый, Русиядә аракы сатуны тыюны да таләп итә башлады.
24 май көнне Лаеш районы Никольск авылында урыс фольклорының “Каравон” фестивале оештырылды. Быел “Каравон” урыс фольклорының Идел буе фестивале дәрәҗәсенә күтәрелде.
Габдулла Тукай музеенда Татарстанның элеккеге мәдәният министры урынбасары Мөҗип Низамиевның 75 еллыгына багышланган кичә узды.
Иҗтимагый-милли оешмаларның дәүләт белән хезмәттәшлеге милли оешмаларның үсешенә ярдәм итәме, әллә киртә булып торамы? Милли оешмалар ни сәбәпле 20 ел дәвамында халык белән эшләргә өйрәнмәде?
18 май – кырым татарларын илләреннән куган көн. Татарстан әлеге көнне ничегрәк искә ала?
“Безнең гәҗит”нең чираттагы саны татар халкының эчкечелек белән авыруына, татар авылының инвесторлар кулы астында калуына, күпләрне борчыган икътисадый кризиска, табибларның эш-гамәлләренә багышланган.
Татарстанга алдынгы илләрнең берсенә әйләнеп килгән Кытай гына түгел, ә анда яшәүче татарлар да тартыла.
Икътисадый кризис кәгазь газетларның ябылуына сәбәп булырга мөмкин дигән фаразлар йөри. Әмма үлемгә хөкем ителгән татар газетлары да ябылырга җыенмый.
Татарстанда икенче бөтендөнья сугышы ветераннарын тәбрикләү башланды. Татар сугышчылары башкалардан ким көрәшмәде, ди ветеран бабайлар.
Габдулла Тукайның моңарчы җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган яңа рәсеме табылды. Аның эзенә язучы Зәки Зәйнуллин төшкән.
дәвам